Логотип «Мәйдан» журналы

"Ариель"дә балачак бәйрәме

Чаллы шәһәрендә балалар өчен уен заллары ачу көннән-көн күбәя. Димәк, аларга ихтыяҗ зур.   Күптән түгел "Алтынай" сәүдә йортында тагын бер уен залы ачтылар. “Ариель” дип исемләнгән әлеге уен...

Чаллы шәһәрендә балалар өчен уен заллары ачу көннән-көн күбәя. Димәк, аларга ихтыяҗ зур. 
 
 
pRxfylQkmaQ
Күптән түгел "Алтынай" сәүдә йортында тагын бер уен залы ачтылар. “Ариель” дип исемләнгән әлеге уен бүлмәсе үзенең зурлыгы, җиһазландырылуы буенча башкалардан аерылып тора. Чаллыда андыйлар берничә генә. Әлеге уен бүлмәсенең диварлары, балалар стилендә бизәлгән, ә андагы төсләрдән күзләр камаша. Монда кергәч, үзеңне чын-чынлап, күпләргә таныш булган “Ариэль” мультфильмының бер персонажы итеп хис итәсең. Диварга ясалган персонажлар баланы әллә каян үзенә җәлеп итеп һәм могҗизалы сәяхәткә дәшеп тора. Монда төрле утлар белән җемелдәүче аттракционнар, музыка ярдәмендә эшләүче сикерү җайланмалары, бала үзе утырып йөри алырлык уенчык машиналар бар. “Кичкә таба һәм ял көннәрендә залыбыз шыгрым тулы була. Нәниләрне җәлеп итү өчен шимбә-якшәмбе көннәрендә “Балачак бәйрәме” оештырабыз. Анда төрле мульфильмнардан балалар яратып өлгергән персонажлар катнаша”, – дип, уен залының хуҗасы Гөлфия Ибраһимова уңыш серләре белән уртаклашты.
 
KgWgz5-hNsk
vsg3lgBqW2Q
sPuyLncOMuE
 

Комментарийлар