Логотип «Мәйдан» журналы

Арча районында бер көн эчендә 95 мәет җирләнде...

2003 елда Иске Чүриле авылындагы чиркәүне төзекләндерү вакытында подвалда кеше сөякләре табыла. Шул вакыттан бирле алар күмелмичә яткан була.Районның яңа җитәкчесе Илшат Нуриев бу турыда белгәннән соң...


2003 елда Иске Чүриле авылындагы чиркәүне төзекләндерү вакытында подвалда кеше сөякләре табыла. Шул вакыттан бирле алар күмелмичә яткан була.



Районның яңа җитәкчесе Илшат Нуриев бу турыда белгәннән соң бик гаҗәпләнә: ничек инде алар мондый хәлдә ятарга тиеш? Аларның кемнәр икәнлеген ачыкларга тырышып караулар нәтиҗә бирми. Республика прокуратурасы, юстиция министрлыгы, дини оешмаларга мөрәҗәгатьләрдән соң калдыкларны җир куенына иңдерергә рөхсәт алына.
28 октябрьдә әлеге калдыклар Иске Чүриле чиркәве территориясендә җирләнгән. Баш сөякләренә карап аларның 95 кешенеке икәнен чамалап була, араларында ике бала башы да бар.
— Минем өчен алар кеше сөякләре генә түгел, ә кешеләр, — ди Арча район башлыгы Илшат Нуриев. — Шуңа күрә алар кешечә җирләнергә тиеш.
Әлеге матәм чарасында Казан митрополиясеннән Владимир атакай, Биектау округыннан Виталий атакай, Арчадан Василиск атакай һәм Раил хәзрәт катнашкан.
IMG_1177
 
Чыганак һәм фото: "Арча хәбәрләре".


 

Комментарийлар