Логотип «Мәйдан» журналы

Аңладым...

Бәйдән ычкынган шикеллеТәмам котырдылар:Безнең туган телебезгәНыклап тотындылар... Әйләнеп кайтабыз бугайСовет дәверенә,Телебез тагын бер мескенТелгә әверелә... Без болай да телсез инде,Без...

Бәйдән ычкынган шикелле
Тәмам котырдылар:
Безнең туган телебезгә
Ныклап тотындылар...
 
Әйләнеп кайтабыз бугай
Совет дәверенә,
Телебез тагын бер мескен
Телгә әверелә...
 
Без болай да телсез инде,
Без болай да әпә...
Чөнки татар тел яшерә,
Дәшми күрәләтә.
 
Бертавыштан риза алар
Телдән язарга да.
Телебезне сатар алар,
Чыгып базарга да...
 
Татар җирсез, илсез, телсез
Калырга да әзер...
Казанның ник җиңелгәнен
Аңладым мин хәзер.
 

Роберт МИҢНУЛЛИН


Комментарийлар