Логотип «Мәйдан» журналы

Андыз әзерләргә онытмагыз...

Андызның файдалы үсемлек булуын күпләр беләдер. Бу күпьеллык үсемлек урманнарда, аланнарда, дымлы болыннарда, вак куаклыкларда һәм сулык буйларында үсә. Медицина максатларында тамырлары белән тамырчал...








Андызның файдалы үсемлек булуын күпләр беләдер.
















Бу күпьеллык үсемлек урманнарда, аланнарда, дымлы болыннарда, вак куаклыкларда һәм сулык буйларында үсә. Медицина максатларында тамырлары белән тамырчаларын файдаланалар. Аларда күп күләмдә инулин һәм псевдоинулин, сумалалар, гелепиннан, антолактонин, проазуленнан һәм сесквитерпен лактоннар катнашмасыннан торган эфир мае, сапониннар, ачы һәм лайлалы матдәләр бар.


Андыз тамырлары катнашмасы кискен һәм хроник сулыш алу юллары авырулары вакытында (бронхит, трахеит һәм башка) какырык чыгаргыч дару буларак кулланыла. Андыз препаратлары ялкынсынуга каршы үзлекләргә ия һәм эчәклекнең артык югары мотор һәм секреция үзлекләрен киметә ала, шуңа да алар ашказаны-эчәк авыруларыннан нәтиҗәле була. Алантон препаратын ашказаны җәрәхәтеннән эчәләр.


Төнәтмә хәзерләү өчен бер чәй калагы вакланган тамырчаларга бер стакан кайнаган салкын су салалар, ун сәгать төнәтәләр һәм әзер сыекчаны тәүлек буе аз-азлап эчәләр. Кайнатма әзерләү өчен 15-20 грамм тамырчаны 200 миллиграмм суда 10 минут кайнаталар. Көнгә 4-5 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.


Андызның тамыр һәм тамырчаларын көз ахырында яки яз башында казып алалар. Аларны салкын суда юып, кисәкләп турыйлар, 2-3 көн шиңдерәләр һәм ачык һавада яки яхшы җилләтелә торган бүлмәдә киптерәләр. Дөрес киптерелгән тамырчалар каралмый, тиз сына.


Андыз кабат үсеп китсен өчен чимал хәзерләгәндә үсемлекләрнең бер өлешенә тимичә җирдә калдыралар. 


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова


Фото: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-09-06/andyz-zerl-rg-onytmagyz-2937242


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-09-06/andyz-zerl-rg-onytmagyz-2937242









Комментарийлар