Логотип «Мәйдан» журналы

Аналарның сабырлыгы

Аналарның күз яшьләреЭнҗе – мәрҗәннән кыйммәт.Ни булса да, түземлеге ,Чыдамлыгы – ул сөннәт. Ана булу вазыйфасыЮгарыдан йөкләнгән.“Ничек телим , шулай эшлим!”,--Дигән канун чикләнгән. Иң бер...

Аналарның күз яшьләре
Энҗе – мәрҗәннән кыйммәт.
Ни булса да, түземлеге ,
Чыдамлыгы – ул сөннәт.
 
Ана булу вазыйфасы
Югарыдан йөкләнгән.
“Ничек телим , шулай эшлим!”,--
Дигән канун чикләнгән.
 
Иң беренче – ир хатыны,
Икенчесе – ул ана.
Бала өчен мең кат туңып,
Мең кат утта ул яна.
 
Төннәр үтә гел йокысыз,
Тыңлап бала сулышын.
Аллаһыдан балаңа син
Иман, тәүфыйк сорыйсың.
 
Аллаһыдан сиңа көч һәм
Сабыр канат бирелгән.
“Син-- кешелек дәвамчысы,
Син, шуны бел!”-- диелгән.
 
Аналарның сабырлыгы,
Күркәмлеге Аллаһтан.
“Шөкер, Аллаһ, рәхмәт!”-- дибез
Аллаһыга иң баштан.
 

 Рәзинә МӨХИЯР


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар