Логотип «Мәйдан» журналы

Америкада яшәүче яһүд егете башкорт һәм татар телләрен җыр аша өйрәнгән (ВИДЕО)

Америкада яшәүче яһүд егете башкорт һәм татар телләрен җыр аша өйрәнгән. Фото: видеодан кадр"Уфага кунакка кайткач, телевидениедән башкорт җырын ишетеп, ун яшемдә башкорт теле белән кызыксына башлады...

Америкада яшәүче яһүд егете башкорт һәм татар телләрен җыр аша өйрәнгән.
033 Фото: видеодан кадр
"Уфага кунакка кайткач, телевидениедән башкорт җырын ишетеп, ун яшемдә башкорт теле белән кызыксына башладым", - дип белдерде Америкада яшәүче Андрей Дринфельд Айгөл Гыймранованың "Кызыклы әңгәмәдәш" тапшыруында.
Егет татар һәм башкорт телләре белән ничек кызыксына башлавы һәм телләрне ни рәвешле өйрәнүе хакында сөйләде. "Минем җырларның сүзләрен аңлыйсым килде. Ун яшемдә дәреслек ярдәмендә башкорт телен өйрәнә башладым. Бер елдан мин башкортча укый ала идем. Тапшырулар, җырлар тыңладым. Укый һәм яза белә идем, әмма сөйләшүдә практика җитмәде. Хәзер исә мин Америкада яшәүче башкорт һәм татарлар белән аралашам һәм сөйләмемне камилләштерәм", - ди Андрей Дринфельд.
Андрей Дринфельд Украинада туып үскән. Аңа тугыз яшь булганда гаиләсе Америкага күченеп киткән. Әтисе яһүд, әнисе рус милләтеннән. Хәзер ул лингвист булырга укый һәм Папуа-Яңа Гвинеяда телләрен тикшерә.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=M2IZ2oEXe_4[/embed]
 
http://tatar-inform.tatar/

 
 

Комментарийлар