Логотип «Мәйдан» журналы

Алсу Хәсәнова исемендәге премия булдырылачак!

2016 елдан Алсу Хәсәнова исемендәге яшь журналистлар премиясе булдырыла. Бу тәкъдимне ТР Журналистлар берлеге дә, «Татмедиа» оешмасы да хуплады.Бу елның 29 апрелендә Татарстан журналистлары даирәсе зу...

2016 елдан Алсу Хәсәнова исемендәге яшь журналистлар премиясе булдырыла. Бу тәкъдимне ТР Журналистлар берлеге дә, «Татмедиа» оешмасы да хуплады.

Fkce


Бу елның 29 апрелендә Татарстан журналистлары даирәсе зур югалту кичерде. Яшьлек дәрте кайнап торган чагында танылган журналист, «Бәллүр каләм» премиясе лауреаты Алсу Хәсәнова безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды.


Күптән түгел Алсуның әнисе, Питрәч районының Шәле урта мәктәбе директоры Минзифа Хәсәнова һәм инициатив журналистлар төркеме — «Ватаным Татарстан» газетасының җитәкчесе Миңназыйм Сәфәров, «Мәгариф», «Идел» журналларының баш мөхәррирләре Илдар Миргалимов, Радик Сабиров, Альбина Әпсәләмова, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директор урынбасары Сөмбел Таишева — Алсу Хәсәнова исемендәге яшь журналистлар премиясен булдыру тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Атлас кызы Ратникова белән очрашты. Әлеге премиянең төп максаты — язмалары аша бүгенге җәмгыяттәге четерекле проблемаларны чишә ала торган талантлы журналистларны барлау. Премия һәр елны ике яшь, талантлы, татар телендә иҗат итүче журналистка тапшырылачак.


Алсу Хәсәнова — үзенең бөтен гомерен журналистикага багышлаган кеше. Беренче чиратта, ул «Ватаным Татарстан» газетасында эшләве белән танылды, иҗтимагый һәм сәнгать темаларына бик күп мәкаләләр иҗат итте. Аның очерклары, хикәяләре, нәсерләре даими рәвештә «Сөембикә», «Идел» журналларында басылып торды. Ул шулай ук телевидение һәм радиода эшләргә дә вакыт тапты.


Укытучылар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән кыз төрек, татар, инглиз телләрен су урынына эчә иде. Алсу бөтен кешене үзенең ташып торган энергиясе, укымышлылыгы, оптимистик рухы һәм тормышка булган олы мәхәббәте белән сокландырды. Җитди авыру аркасында, аның гомеренең соңгы еллары тормыш өчен көрәшеп үтте. Ләкин бик нык авыруына карамастан, мәкаләләр язарга, башкаларның проблемаларын чишәргә үзендә көч тапты. Бер генә мисал китерәсе килә: үзе авырган вакытта ул бик күп мәкаләләр язып, игезәк балаларны Финляндиягә дәваланырга җибәрү эшләрен оештырды.


Узган атнаның җомгасында Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең президиум утырышында Алсу Хәсәнова исемендәге премияне булдыру мәсьәләсе иң беренче булып күтәрелде.
Римма Атлас кызы: “Алсу Хәсәнова бик талантлы журналист иде. Аның исемендәге премияне булдыру – хәзерге көндә бик әһәмиятле проект булачак. Чөнки бүгенге көндә милли матбугатта әзерлекле кадрлар җитмәү үзен бик нык сиздерә. Без бу идеяне хуплыйбыз”, — диде.


Алсу Хәсәнова исемендәге премиянең оештыручылары Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге, «Ватаным Татарстан» газетасы, «Идел» журналы булачак. Премияне булдыру тәкъдиме барлык комиссия әгъзалары тарафыннан да бердәм расланды. Әлеге премия хатын-кыз журналистка багышланган беренче премия булачак!


 
http://idel-tat.ru

Комментарийлар