Логотип «Мәйдан» журналы

Алма исе

Зур йолдызлар тибрәп тора өстә...Йөгереп уз гөмбәз өстеннән!Һәр йолдызы – җемелдәвек алма –Исергән җир алма исеннән...Бөресеннән чертләп чыга бөре.Яшькелт томан килә Иделдән.Фатихасын биреп язмышларга...

Зур йолдызлар тибрәп тора өстә...
Йөгереп уз гөмбәз өстеннән!
Һәр йолдызы – җемелдәвек алма –
Исергән җир алма исеннән...
Бөресеннән чертләп чыга бөре.
Яшькелт томан килә Иделдән.
Фатихасын биреп язмышларга,
Тәңре үзе гүя иелгән.
Килче, язмыш, сөйләш минем белән,
Күзләремә карап әйт туры –
Тибри-тибри йолдыз ниләр сөйли,
Ниләр әйтә ялгыз ай нуры?
Тынып калдым дөнья каршында мин,
Юл капчыгын салып иңнәрдән.
Ә дөньяда –
Таңгы алма исе,
Йолдыз исе килә төннәрдән...
 

ЗӨЛФӘТ


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар