Логотип «Мәйдан» журналы

Алма әби

Бакча тулы яшелчәсе булды,Тәрәз төбе тулы — гөлләре;Җәйләр җитсә, алъяпкычын киде —Урманнардан кайтып кермәде.Үләннәрнең «телен» белгәндер ул,Табиб иде бөтен авылга;Елга бер булса да, Алма әбинеңЧәен...

Бакча тулы яшелчәсе булды,
Тәрәз төбе тулы — гөлләре;
Җәйләр җитсә, алъяпкычын киде —
Урманнардан кайтып кермәде.
Үләннәрнең «телен» белгәндер ул,
Табиб иде бөтен авылга;
Елга бер булса да, Алма әбинең
Чәен эч син, авыр-авырма.
Хасталаса, аннан гына алды
Бөтен авыл кирәк дәваны,
Кыш, әйтерсең, килми иде безгә —
Җәйләрнең ул булды дәвамы.
Ничә барсаң, булды мәтрүшкәсе,
Кипкән җиләк, бөтнек, җир мае,
Гөлҗимеше...
Барыннан да элек —
Тәмле сүзе, ачык чырае.
Авыз итми кала күрмә аның
Бакчасында үскән алмасын.
Юкса, халыктагы юмартлыкның
Исен-тәмен тоймый каласың.
Яше дә юк иде,
Ил анасы
Яшь исәбен белә димени...
Кирәкми дә —
Халык исән чакта
Алма әбиләр үлә димени!
...Үткәннәрнең моңсу урамыннан
Исеп үтәм кайчак җил булып —
Тәрәзәдән Алма әбиләр карый,
Ал чәчәкләр аткан гөл булып...
 

Харрас ӘЮП


Фото: Владимир Жданов. Сенник картинасы, 2007


 
 

Комментарийлар