Статистик мәгълүматларга күз салсак, бүгенге көндә аллергия авыруы — иң күп таралучы казаларның берсе булуын күрергә мөмкин (һәр дүрт кешенең берсе аллергик).

Little girl is blowing her nose near spring tree in bloom

Узган гасыр азагында белгечләр бу авыруның яңа туган балаларда аеруча еш күзәтелүенә игътибар иттеләр. Аллергия белән көрәшү — профилактика һәм дәвалау юлларын өйрәнү бүгенге көннең котылгысыз таләбе. Сабый балага тормышка аяк басу белән үк бу авыруның барлык төрләрен дә (тән тиресенең ялкынсынуы, аллергия риниты, бронхлар астмасы, поллиноз һәм башка күренешләр) үзендә тату иң зәһәр сынауларның берседер, мөгаен.
Авыруның бала белән яшьтәш булуы бик аяныч.
Яңа туган балалардагы аллергик авырулар әле белгечләр тарафыннан бик аз өйрәнелгән. Әти-әниләрнең мең сорау тулы карашларына сабыйларны күзәтүче табиблар еш кына җавапсыз калалар. Авыру турында мәгълүматлар җитәрлек түгел, ә практик тәкъдимнәр һәм киңәшләр бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Күп очракта врачларның авыру белән таныш булмавы ялгыш диагноз куюга сәбәп була. Дәвалау процессы гел кирәкмәгән юнәлеш ала. Нәтиҗәдә баланың организмына җитди зыян килергә мөмкин.
Сабыйда аллергия авыруы күзәтелүнең берничә җитди сәбәбе бар. Иң элек монда нәселдәнлек зур роль уйный. Нәселдә мондый хәл күзәтелә икән, баланың 3 яшькә кадәр аллергиягә дучар булу ихтималы сәламәт гаиләләрдәге балаларга караганда 10 тапкыр күбрәк. Галимнәр фикеренчә, әнисе яисә әтисе аллергиядән җәфаланса, баланың да авыру булу ихтималы 40 процент, ә икесе дә авырса — 70—80 процент тәшкил итә. Мондый гаиләләрдә яңа туган баланың сәламәтлегенә игътибар аерата зур булырга тиеш. Баланы ана карынында вакытта ук авырудан саклау чараларын күрергә кирәк. Булачак аналарга бирелә торган күп кенә дарулар плацента аша үтеп яралгыга тәэсир итә һәм туачак баланың бу препаратларга сизүчәнлеге артуына китерә. Мондый дарулар арасында беренче урынны пенициллин һәм пе-нициллин рәтендәге антибиотиклар алып тора. Нәкъ менә шуның өчен дә белгечләр аллергия белән интегүчеләрне дәвалаганда мондый антибиотиклар куллануны катгый тыя.
Аллергиягә китерүчеләр рәтендә бактерияләр белән көрәшүче препаратлардан соң икенче урында В группасы витаминнары тора.
Аннан кала йодка, сульфаниламидларга, антигистамин препаратларына, авыртуны баса торган чараларга реакция булырга мөмкин.
Аллергия — явыз авыру түгел, ә авыруларга бирешүчәнлекне арттыручы күрсәткеч. Аллергияне хәрәкәткә китерү өчен организмга нәрсәдер тәэсир итәргә тиеш. Ә бу «нәрсәдер» — күп очракта аллергеннар һәм кайбер башка факторлар (салкын тию, бөҗәкләр тешләү, эсселек, химик препаратлар Һ.6.). Алар тәэсирендә авыру көчәергә мөмкин. Кайбер тикшеренүләрдән күренгәнчә, туачак балаларның 20 проценты аллергиягә бирешүчән булалар. Киләчәк буынны аннан саклау өчен башлангыч профилактика уздыру — заман табибларының беренчел бурычы. Булачак ананың дөрес яшәү рәвеше таләпләренә буйсынуы, балага бер яшькә кадәр күкрәк сөте имезү, бала имезгән вакытта ананың дөрес туклануы — төп шарт. Тудырган вакыттагы проблемалар — кендек бавының муенга уралуы, карындагы баланың артык зурлыгы, анемия — барысы да аллергик симптомнарның пәйда булуына этәргеч була. Яшь баланың каш һәм чәч араларындагы йокылык, аскы күз кабагының артык җыерчыклы булуын да игътибардан читтә калдырырга ярамый. Табиблар бала имезүче ана рационында аллергиягә китермәүче ризыклар гына булуын таләп итәләр. Йорт хайваннары — эт, песи, тутый кош, ташбака, аквариум (йон, ис һ.б.) — барысы да көчле аллерген булырга мөмкин. Баланың йокы бүлмәсе һәрвакыт җилләтелгән һәм чиста булырга, бала саф һавада еш йөрергә, күп төрле чыныгу күнекмәләре алырга тиеш. Болар — аллергеннарның төп дошманнары.
Аллергия белән авырмаган кешеләр дә бердәнбер көнне үзенә таныш булмаган симптомнар кичерергә мөмкин. Мәсәлән, бертуктаусыз төчкерү, борын тыгылу, күз яше агу, тәндә тимгелләр, кычыну һ.б. барлыкка килергә мөмкин. Бу хәлләрнең берсе генә күзәтелсә дә аллерголог белән киңәшләшү мөһим. Аллергияне дәвалау өчен беренче чиратта моның сәбәбен ачыкларга кирәк, әгәр мөмкин булса, аллерген белән очрашуны чикләргә. Кызганычка каршы, организмның бу таләбен һәрвакыт үтәп булмый. Кешене инвалидлыкка китерүче авыруларның берсе булып аллергия тора. Бу казага юлыккан кеше гадәти тормыш режимыннан читкә тайпыла, аның юлында каршылыклар күбәя — тормыш-көнкүрешендә, гаилә корганда, һөнәр сайлаганда чикләүләр арта.

Риаз Шәрәфиев, аллерголог-иммунолог.

Комментарий язарга