Логотип «Мәйдан» журналы

Алга атла

Сызлану белмәгән җан даСызланып куя кайчак.Җыр җырлый белмәгәннәр дәМоң тоя – җанда учак... Кеше җаны – төпсез күңел,Тирәнлеген кем белгән?!Үзе дә тоймастан кешеАчышлар ясый, беләм. Йә кинәт...

Сызлану белмәгән җан да
Сызланып куя кайчак.
Җыр җырлый белмәгәннәр дә
Моң тоя – җанда учак...
 
Кеше җаны – төпсез күңел,
Тирәнлеген кем белгән?!
Үзе дә тоймастан кеше
Ачышлар ясый, беләм.
 
Йә кинәттән шагыйрь була,
Йә җырчы була кемдер.
Йөрәк йөрткән һәр кешене
Кеше иткән Үзедер.
 
Алга атла, тау, диңгез кич
Үткәч тә киртәләрне.
Барыр юлыңда күрерсең
Кояшлы иртәләрне.
 

Равил МОСТАФИН


Фото: https://pixabay.com






«Мәйдан» №12, 2021 ел



Комментарийлар