Логотип «Мәйдан» журналы

Алексей Песошин татарстанлыларны Хәрби һава көчләре көне белән котлады

 “Хәзерге вакытта авиация – ул Россия Федерациясе Кораллы көчләренең аеруча тиз хәрәкәт итәргә сәләтле һәм манёврлырак төре.“Илебез 12 августта Хәрби һава көчләре көнен билгеләп үтә. Бер гасырдан...

 
“Хәзерге вакытта авиация – ул Россия Федерациясе Кораллы көчләренең аеруча тиз хәрәкәт итәргә сәләтле һәм манёврлырак төре.
Pesoshin
“Илебез 12 августта Хәрби һава көчләре көнен билгеләп үтә. Бер гасырдан артык вакыт эчендә Хәрби һава көчләре озын һәм данлы юл үтте. Хәрби авиация үзенең тарихында алдынгы авиация фәнен, техникада һәм кораллануда югары казанышларны гәүдәләндерә. Илебез авиациясенең иң шәп вәкилләре осталыгы дөньякүләм танылу һәм югары бәяләмә алуга иреште.
Хәзерге вакытта авиация – ул Россия Федерациясе Кораллы көчләренең илебез куркынычсызлыгын һәм мәнфәгатьләрен аның һава киңлекләрендә саклау өчен билгеләнгән аеруча тиз хәрәкәт итәргә сәләтле һәм манёврлырак төре.
Хәрби авиация тарихы бөек Ватаныбызның героик үткәненнән аерылгысыз. Бөек Ватан сугышы елларында хәрби очучыларның батырлыгы, авиация сәнәгате хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте ил елъязмаларында алтын хәрефләр белән язылган.
Сугыш михнәтләренең бөтен авырлыгын кичергән һәм хәрби антларына, хәрби бурычына тугры калган ветеран фронтовикларга олы хөрмәт хисләре белән мөрәҗәгать итәм. Сез безнең көннәрдә дә яшьләрне Ватанга тугры хезмәт итү традицияләрендә тәрбияләүдә игелекле эшне дәвам иттерәсез.
Россиядә хәрби авиация үсешенә һәм камилләшүенә сизелерлек өлеш керткән авиатөзелеш предприятиеләренең күп санлы коллективларына аеруча рәхмәтлемен.
Бүген хәрби очучылар һәм штурманнар, авиация белгечләре Россия армиясенең иң яхшы традицияләрен дәвам итүчеләр һәм лаеклы варислары булып тора. Алар хәрби бурычын намус белән үти, Россия иминлеген, аның дәүләт ихтыяҗларын саклауда һәм халыкара террорчылыкка каршы көрәштә авыр хезмәтне батырларча үти.
Шушы бәйрәм көнне язмышын илнең Хәрби-һава көчләре белән бәйләгән татарстанлыларны чын йөрәктән котлыйм. Һәммәсенә сәламәтлек, иминлек, яңа уңышлар, хәрби әзерлекне күтәрүдә яңа казанышлар телим”, - диелә ТР Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Алексей Песошинның котлавында.
 
 

Комментарийлар