Логотип «Мәйдан» журналы

Алабугада көчле яңгырдан соң биш метрлы чокыр барлыкка килгән

Алабугада көчле яңгырдан соң биш метрлы чокыр барлыкка килгән. Фото: Гөлнара СалиховаШәһәрдә бер төн эчендә явым-төшем 42 миллиметрда булган. Бу хакта Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән т...

Алабугада көчле яңгырдан соң биш метрлы чокыр барлыкка килгән.
0139 Фото: Гөлнара Салихова
Шәһәрдә бер төн эчендә явым-төшем 42 миллиметрда булган. Бу хакта Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга идарәсе җитәкчесе Николай Доронин хәбәр итте.
Коеп яуган яңгыр Төзүчеләр һәм Яшел урамнар киселешендә грунтны юган, шуның нәтиҗәсендә биш метрлы чокыр барлыкка килгән. Әлеге урын әйләндереп алынган һәм анда берничә көнлек эш булачак.
“Биредә яңгыр сулары ага торган җайланмалар искергән, шунлыктан юл өслеген ачасы булды. Җәмәгать транспорты хәрәкәте маршруты үзгәртелде”, - диде Николай Доронин.
 
https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар