Логотип «Мәйдан» журналы

Акыллы малай

Шаян сәхифә

Улым, кызыл дипломын тотып эшкә керергә баргач, шуфирдан күтәрелгән оешма җитәкчесе башта ипидән җирәнгән хәерчедәй дипломга карап торган да, аннан: «Нәрсә бу, мондый диплум буламыни, каян алдың бу тәтәй катыргаңны, фәлшивкага охшап тора.
Йөрмә кеше башын бутап, полициягә шалтыратканчы бар ычкын моннан!» – дигәч, малай кая килеп эләккәнен тиз аңлаган, артына да борылып карамый туры өйгә шылган. Шул өркүдән инде хәзер менә биш ел өйдә ята. Үскәндәге институтта укыгандагы кебек һаман минем хисаптан яшәвен дәвам итә, бахырым. Теге кабахәт җан куркытмаган булса, мөгаен, үзенең тамагын туйдырырлык кына эш тапкан булыр иде. Әйдә, тегендә-монда үзем урнаштырам дип тә карадым, аяк терәп карыша, сүземне тыңларга да теләми. «Ул сантый җитәкчеләр белән ничек эшлим мин, эшләргә ирек бирмәячәкләр, барыбер кысып чыгарачаклар», – ди. Балакаем яшь, бар җитәкчеләрне дә теге мокыт сурәтендә күреп фикер йөртә. «Сирәк-мирәк булса да, алар арасында да аң-белемлеләре очрап куя аның», – дип тә карадым. Әмма үз сүзе сүз: «Салам эскертеннән энә юлларга кушма инде син миңа, әни, алар барысы да бер чыбыктан үрелгәннәр, аңгыралар, наданнар, комсызлар», – дип авызны томалый. Малайны әйтәм, җитмеш яшьлек зирәк аксакал кебек фикер йөртә. Бик башлы. Юкка гына кызыл диплом бирмәгәннәр инде аңа. Күңелен гел укуга салгач, кеше белән бик аралашып яшәмәде шул. Яшәү тәҗрибәсе булмаса да, эчке сиземләү көчле малайда. Аллага шөкер, акны карадан аера белә. Эшкә керә калса, кайда күпмерәк түләселәре белән дә хәбәрдар. Көннәр буе интернетта утыра. Аннан бөтен нәрсәне белеп була. Балакаемның бөтен сөенече шул интернетта инде хәзер. Мәхәббәтенә кадәр виртуаль. Ашавын да күптән кәмпитер өстәленә әзерлим. Шулкадәр бирелеп кәмпитердә уйнаган баламны бер дә борчыйсым килми. Рәхәтләнсен, безгә тәтемәде мондый уеннар бәләкәй чакта. Гел урамда юләр кебек куышлы уйнап йөргәнгә, аңгыра калганбыз инде. Баштан әз-мәз булганы да коелып төшеп калган. Шуңа да без карт юләрләр нинди хезмәт хакына да риза булып эшләп йөрибез. Күзләр генә тия күрмәсен, хәзерге балалар аңлы, үз кадерләрен беләләр. Нәфселе дә түгелләр. Әти-әни тапканга да бик ризалар. Шулай булгач, улымны кагып-сугып йөртәсем юк, рәхәтләнеп, үз дигәнчә яшәсен, балакаччаем!
 

Фәнәвис ДӘҮЛӘТБАЕВ

 

Фото: https://ru.freepik.com 

 

 

 

 

Комментарийлар