Логотип «Мәйдан» журналы

Актанышта Минтимер Шәймиев кубогына көрәш турниры үтте

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына Татар-башкорт милли көрәшенең республика турниры районда 13-14 апрель көннәрендә узды, дип яза "Актаныш таңнары" газетасы.2002-2004 елгы яшүсм...

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына Татар-башкорт милли көрәшенең республика турниры районда 13-14 апрель көннәрендә узды, дип яза "Актаныш таңнары" газетасы.
2002-2004 елгы яшүсмерләрдән 43 команда, 353 көрәшче катнашкан бәйгедә келәм хуҗалары – Актаныш командасы II урынны яулады. Узган ел өченче калган Кукмара көрәшчеләре батыр исеменә лаек булды, III урында – Саба егетләре.
Республика районнарыннан тыш, Башкортстанның Илеш районы һәм Оренбург төбәгеннән килгән командалар бар иде– көрәшчеләрнең Актанышка яратып килүләре сөендерә. Монда яклашу, хәрәмләшү кебек ямьсез күренешләр юк. Бәйгенең һәр мизгеле видеокамерага төшерелә, дәгъвалашыр урын калмый. Монда кем көчле - шул җиңә.
Актаныш командасыннан Заһит Шәйхәйдәров – I, Дамир Рузибаев һәм Салават Хәбетдинов – II, Вадим Дорофеев – III урыннарны яуладылар. Остазлары – Раил Сираев, Әнис Садрый, Илнар Насрыев. Көрәшчеләрне җиңү белән Татарстан Республикасы милли көрәш федерациясенең башкарма директоры Равиль Хәйруллин, район башлыгы Энгель Фәттахов һәм башка мәртәбәле кунаклар бүләкләде.
Келәмдә батыр калган көрәшчеләр:
Илшат Гыйниятуллин (Кукмара), Илфат Миңнегалиев (Азнакай), Рубин Раджабов (Әлмәт), Адель Шәйдуллин (Мамадыш), Заһит Шәйхәйдәров (Актаныш), Рафаэль Хәсәншин (Әлмәт), Инсаф Кәримуллин (Кукмара), Вадим Васильев (Тукай), Айнур Галимҗанов (Кукмара), Дәниф Галиуллин (Әгерҗе).

Комментарийлар