Логотип «Мәйдан» журналы

Актанышта «Агыйдел» форумы башлана

10-23 август көннәрендә Актаныш районында III төбәкара «Агыйдел» яшьләр иҗади-интеллектуаль форумы узачак.Быелгы форумда Татарстан Республикасыннан 90 мәктәп укучысы һәм урта һөнәри белем бирү учрежде...



10-23 август көннәрендә Актаныш районында III төбәкара «Агыйдел» яшьләр иҗади-интеллектуаль форумы узачак.



qNor61V7zGk
Быелгы форумда Татарстан Республикасыннан 90 мәктәп укучысы һәм урта һөнәри белем бирү учреждениясе студентлары катнашачак. Россия регионнарыннан 50гә якын кеше көтелә. Яшьләр алдында Европа Советы спикерлары һәм тренерлары чыгыш ясаячак.
«Агыйдел» форумында фән, сәнгать, мәдәният һ.б. бик күп өлкәләрдә үзен күрсәтә алырдай яшьләр җыела.  Татарстанның әйдәп баручы компанияләреннән мастер-класслар, вуз профессорлары белән очрашулар, алардан лекцияләр тыңлау, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнү, экологик тәрбия һәм спорт уеннары кебек кызыклы чаралар узачак.

 
 
Чыганак: http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар