Логотип «Мәйдан» журналы

Актанышның рәсем укытучысы дәрәҗәле исемгә лаек булды

Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең рәсем укытучысы Айрат Изиль улы Сәрвәров тырыш хезмәте өчен ТР Дәүләт бүләгенә ия булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә. 4 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар...

Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең рәсем укытучысы Айрат Изиль улы Сәрвәров тырыш хезмәте өчен ТР Дәүләт бүләгенә ия булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.




 5be299eb058f5_2
4 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Безнең йорт – Татарстан” Республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты булып узды.
Әлеге тантаналы чарада Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең рәсем укытучысы Айрат Изиль улы Сәрвәров тырыш хезмәте өчен ТР Дәүләт бүләгенә ия булды – “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Айрат Сәрвәровка дәрәҗәле бүләкне Татарстан Президенты Р.Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды.


Фото: aktanysh-rt.ru






Комментарийлар