Логотип «Мәйдан» журналы

Актаныш районы башлыгы сайланды

Актаныш муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе...

Актаныш муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды.
0188
Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашты. Бу хакта «Актаныш» мәгълүмат мөхәррият үзәге хәбәр итә.
Район Советына район башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттаховтан үз вазифаларыннан вакытыннан алда китү турында гариза керде. Депутатлар әлеге гаризаны кабул итте. Утырыш барышында депутатлар тавыш бирү юлы белән район башлыгын сайлады. Бу вазифага Актаныш авыл җирлеге депутаты, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге сәркатибе Энгель Фәттахов билгеләнде.
Актаныш район башлыгы булып сайланган Энгель Фәттахов үзенә ышаныч белдергәннәре өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Актаныш район Советы депутатларына рәхмәтен белдерде, ышанычны аклап, район халкына хезмәт итәргә сүз бирде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Альберт Тимеров район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.
Утырыш ахырында Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде.
 

Фото: “Актаныш” мәгълүмат мөхәррият үзәге



Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/15/171619/

Комментарийлар