Логотип «Мәйдан» журналы

Аклы-зәңгәрле тельняшка

Аклы-зәңгәрле тельняшка,Зәңгәр берет башында,Кем дисезме? Десантчылар!Таныйбыз бит барсын да!Һава “бөркетләре” диләр,Яки “Зәңгәр беретлар”,Бәйрәм белән котлыйбыз,Сез бит кыю егетләр!Очрашалар һәр ел с...

Аклы-зәңгәрле тельняшка,
Зәңгәр берет башында,
Кем дисезме? Десантчылар!
Таныйбыз бит барсын да!
Һава “бөркетләре” диләр,
Яки “Зәңгәр беретлар”,
Бәйрәм белән котлыйбыз,
Сез бит кыю егетләр!
Очрашалар һәр ел саен,
Җыелалар барсы да,
Йолалары да бик кызык,
Коеналар фонтанда.
"Бездән башка беркем түгел!" –
Легендар девизлары,
Илгә хезмәт иткәннәрне
Көтсен сөйгән кызлары.
Илләребез тыныч булсын,
Сәламәтлек телибез,
Аяз күк йөзе астында
Яшәрбез һәрчак дибез!
Фәймә Зайнуллина

Фото: татар-информ

Комментарийлар