Логотип «Мәйдан» журналы

Акча гөле акча бирсен дисәң...

Тылсымлы гөлне үстерү генә аз, аны өйдә дөрес урнаштырырга да кирәк.Феншуй буенча кайбер гөлләр хуҗасына байлык китерә, дип ышанабыз. Мәсәлән, акча агачы (крассула), доллар агачы (замиокулькас), өй ба...

Тылсымлы гөлне үстерү генә аз, аны өйдә дөрес урнаштырырга да кирәк.
akcha-gole
Феншуй буенча кайбер гөлләр хуҗасына байлык китерә, дип ышанабыз. Мәсәлән, акча агачы (крассула), доллар агачы (замиокулькас), өй бамбугы (драцена Сандера) һәм башкалар. Әлбәттә, акча гөлен күпләрнең өендә очратырга мөмкин. Ләкин белгечләр аны өйдә дөрес урынга урнаштыруның бик мөһим икәнлегенә дә басым ясый.
Акча каналлары бу гөлләрне өйнең көньяк-көнчыгыш ягына урнаштырсаң ачыла икән. Бу зонаны компас ярдәмендә төгәл ачыкларга мөмкин.
Акча гөлен урнаштырган урында гөлләргә уңайлы, якты, җилләтү мөмкинлеге булырга тиеш. Гөл янында алтынсыман, яшел һәм зәңгәр төсле матур предметлар урнаштырсагыз, байлык сезне берничек тә урап уза алмас. Ә менә гөлләр янында бернинди дә иске, ямьсез әйберләр булмаска тиеш. Алар акча, байлык каналларын яба, имеш...
 
Фото: pixabay.com

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/Akcha-g-le-akcha-birsen-dis-297359/

Комментарийлар