Логотип «Мәйдан» журналы

Ак кәгазьгә тама хисләрем

Аша җаным биеклеккә табан,Иңнәремдә гүя пар канат!Хыял атым оча, горур гынаАк ялларын җилдә каккалап!Күкләр сере чыңлый колагымда,Йә, Илаһым, нинди тылсым бу?Татлы ләззәт кыса тынны хәтта,Нинди көч бу...

Аша җаным биеклеккә табан,
Иңнәремдә гүя пар канат!
Хыял атым оча, горур гына
Ак ялларын җилдә каккалап!
Күкләр сере чыңлый колагымда,
Йә, Илаһым, нинди тылсым бу?
Татлы ләззәт кыса тынны хәтта,
Нинди көч бу, нинди ашкыну?
Ташый ярдан күңел дәрьяларым,
Ак кәгазьгә тама хисләрем.
Күкләр һәдиясе – илһамият,
Сиңа бәйле гомер җепләрем,
Аерылсам синнән, нишләрмен?
 

Гөләндәм ГАЛИЕВА


Фото: https://ru.freepik.com/photos/background'>Background фото создан(а) freepik - ru.freepik.com

Комментарийлар