Логотип «Мәйдан» журналы

Ак кала

Ак каланың аклыгында гүяБезнең күңелләрнең аклыгы бар.Яшьлегебез әле дәвам итә,Яшь гомернең бәхет-шатлыгы бар.Ак калада гына ак урамнар,Җиде яктан исә җил-бураннар.Җил-бураннар безне куркытмыйлар,Җылы...

Ак каланың аклыгында гүя
Безнең күңелләрнең аклыгы бар.
Яшьлегебез әле дәвам итә,
Яшь гомернең бәхет-шатлыгы бар.
Ак калада гына ак урамнар,
Җиде яктан исә җил-бураннар.
Җил-бураннар безне куркытмыйлар,
Җылыталар җанны дус-туганнар.
Карларында энҗе чәчәк төсе,
Җилләрендә миләш әчесе бар.
Күпме җырлар аңа багышланган,
Шул җырларны җырлап яшисе бар.
Ак калада биш йөз меңләп кеше,
Җитмеш төрле милләт баласы бар.
Саф мәхәббәт утларында безнең
Йөрәкләрнең дөрләп янасы бар.
 

Галиәхмәт ШАҺИ


Фото: http://photogoroda.com/foto-521740-naberezhnye-chelny-park-pobedy.html

Комментарийлар