Логотип «Мәйдан» журналы

Ак чәчәкләр төсле булсак иде…

19-20 октябрь көннәрендә Чаллы шәһәре халкы "Ак чәчәкләр" фильмны карарга дип, Чаллы татар дәүләт драма театры бинасына җыелды.Ак гөлләрдән җан җылысы алып,Йөрәкләргә саласы иде.Ак чәчәкләр кебек ап-а...

19-20 октябрь көннәрендә Чаллы шәһәре халкы "Ак чәчәкләр" фильмны карарга дип, Чаллы татар дәүләт драма театры бинасына җыелды.

Ак гөлләрдән җан җылысы алып,


Йөрәкләргә саласы иде.


Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып,


Саф күңелле каласы иде.


А.Әхмәтгалиева


    Күренекле язучы Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын кемнең генә укыганы юк икән. Йә мәктәп елларында, йә студент вакытта күпләр әлеге әсәр белән таныша. Табиблар тормышын, бу профессиянең җитдилеген, гаилә мөнәсәбәтләрен, мәхәббәт тарихын тасвирлаган  романга берәү дә битараф кала алмый.
Быел, татар киносында зур бер сенсация булып, «Ак чәчәкләр»  фильмы дөнья күрде. Фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова, режиссеры – Ренат Әюпов, сценарий авторлары – Айгөл Әхмәтгалиева һәм Илсур Мортаза. Кинога төшү процессына 11 театрдан 37 артист җәлеп ителгән.
Фильмның презентациясе 5 апрель көнне Татар дәүләт филармониясендә үтте. 10 сентябрьдә Казан халкы фильмның премьерасын күрә алды. 19 октябрь көнне исә шәһәребез халкы да, фильмны карарга дип, Чаллы татар дәүләт драма театры бинасына җыелды. Тулы заллар, тамашачыларның гөрләтеп кул чабуы, күз яшьләре, залдан чыккач та, бер-берсе белән фикер алышу кинофильмның югары дәрәҗәдә төшерелүе турында сөйли.
Сәг.15.00да һәм 19.00да киноны карау мөмкинлеге булса да, тамашачыларның соравы буенча, 20 октябрьгә өстәмә сеанс билгеләнгән.
Фильмнан соң, «Казан егетләре» һәм Зәринә Хәсәншина махсус язылган «Ак чәчәкләр»  җырын башкарды. Өч сәгатькә якын барган кинофильмны карап бетергәч тә, халык урыныннан кузгалырга ашыкмады. Әле иң күңелле һәм истәлекле вакыйга – артистлар белән күрешү көтә бит. Тамашачылар Гөлшаһидә ролен башкарган Резидә Сәләхованы, Мансур ролендәге Динар Хөснетдиновны, Юматшаны уйнаучы Рөстәм Гайзуллинны, Сәләхетдин ролендәге Илфат Камалиевны, Мансурның беренче хатынын уйнаучы Венера Иванованы, Гөлчәчәк ролен башкаручы Мәрьямне күрү бәхетенә иреште.
Әлегә тамашачылар фильмның кыскартылган версиясен күрде, ә 10 сериядән торган тулы версиясен ТНВ каналыннан 9 ноябрьдән карарга мөмкин булачак.
 

Комментарийлар