Логотип «Мәйдан» журналы

Ак чәчәкләр (Идиллия)

УлЭретеп туңган тәрәзәне,Мыштым гына карый урамга,Ак чәчәкләр ява урамда...БерәүБорын очын кулына кысып,Сүгенеп узды кышкы салкыннан,Җил ияреп китте артыннан... АларЧана тартып, җырлый-җырлый,Тау...

Ул
Эретеп туңган тәрәзәне,
Мыштым гына карый урамга,
Ак чәчәкләр ява урамда...
Берәү
Борын очын кулына кысып,
Сүгенеп узды кышкы салкыннан,
Җил ияреп китте артыннан...
 
Алар
Чана тартып, җырлый-җырлый,
Тау шуарга икәү уздылар,
Ә бераздан кире сыздылар...
 
Ак чәчәкләр ява,
Дөнья матур,
Шундый матур булып тоела,
Күге зәңгәр, гүя йолдызлары
Ак кар булып жиргә коела...
Яз янгыны җиргә кабынганчы,
Кар астында йоклар урамнар,
Төне матур булса, төн үтүгә,
Таңнар алып килер бураннар...
Дөнья матур,
Шуның өчен дә бит
Сүгенә-сүгенә кайтам салкыннан;
Ә җил моштым гына эндәшмиче
Ияреп килә минем артымнан...
Белмим, нигә, әллә гыйшкы төшкән,
Кайда барсам — шунда бара ул;
Өйгә кергәндә җиргә ятып,
Чыкканымны саклап кала ул...
Шуның өчен дә мин чыкмый гына
Тәрәзәдән карыйм урамга.
Ак чәчәкләр ява урамда...
Ак чәчәкләр ява, дөнья матур,
Шундый матур булып тоела,
Күге зәңгәр, гүя йолдызлары
Ак кар булып җиргә коела...
 

Һади ТАКТАШ


Фото: vk.com


«Мәйдан» №1, 2021 ел.

Комментарийлар