Логотип «Мәйдан» журналы

«Ак Бүре белән татарча өйрәнәбез» мультфильмы балаларны туган тел белән таныштыра

25 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Мәскәүдәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Ак Бүре белән татарча өйрәнәбез» дигән анимацион проект тәкъдим ителәчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.Татарстан Республикасында «Ту...

25 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Мәскәүдәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Ак Бүре белән татарча өйрәнәбез» дигән анимацион проект тәкъдим ителәчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.multfilm-ak-b-ure
Татарстан Республикасында «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» дип игълан ителгән 2021 ел алдыннан Мәскәү татарлары автономиясе һәм «Татармультфильм» студиясе, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм меценат Рөстәм Мәһдиев ярдәмендә, балаларда татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә карата кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән инновацион проект әзерләгән.
Анимацион сериал телне өйрәнүдә алдынгы һәм традицион методикаларны, шулай ук заманча мультипликацион һәм компьютер технологияләрен берләштергән. Мультфильмның төп герое — Ак Бүре һәм аның дуслары балаларга аңлаешлы һәм кызыклы итеп татар сүзләрен һәм гыйбарәләрен өйрәтәчәк, шулай ук теләгән һәркемне күпмилләтле Россия халкының мәдәнияте белән таныштырачак.
«Оештыручылар „Ак Бүре — һәр йөрәккә“ дигән гыйбарәне очраклы рәвештә генә сайламаган. Чөнки туган тел — балалар йөрәгенә ачкыч. Ул милли мирас хәзинәсен ача һәм буыннар арасындагы элемтәне ныгыта», диелә бу хәбәрдә.

Проектны тәкъдим итүдә мәдәният, спорт эшлеклеләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, дөньяның барлык географик субъектларыннан килгән татар активистлары катнашачак.
Татар мәдәнияте үзәгендә оештырылган презентациядә катнашучылар һәм онлайн-трансляция тамашачылары Мәскәү Татарлары автономиясе сайтында (сылтама: https://avtonomiya.tatar/akbure/) мультфильмның беренче серияләрен карый алачак. Аларны шулай ук оештыручылар әзерләгән бүләкләр дә көтә, диеләр хәбәрдә.
 

Фото: татар-информ сайты


https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/21-12-2020/ak-b-re-bel-n-tatarcha-yr-n-bez-multfilmy-balalarny-tugan-tel-bel-n-tanyshtyra-5794152

Комментарийлар