Логотип «Мәйдан» журналы

Айрат Сибагатуллин «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының баш мөхәррире Айрат Сибагатуллин «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итт...


«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының баш мөхәррире Айрат Сибагатуллин «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәдәният министрлыгыннан хәбәр иттеләр.


436

«Әйе, Айрат Сибагатуллин «Казан Кремле» тарихи-архитектура музей-тыюлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.


Айрат Сибагатуллин 2018 елның апрелендә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының башкаручы директоры һәм баш мөхәррире булды. Аңарчы ул 2011 елдан Татарстан мәдәният министры вазифасын биләгән иде.


 
Фото: Рамиль Гали

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар