Логотип «Мәйдан» журналы

Айдар Сәлимгәрәев китап сәүдәсе турында җитди уйланырга кирәклеген әйтте

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев китап сәүдәсе турында җитди уйларга кирәклеген әйтә. Бу хактагы фикерләрен ул Татарстан Журналистлар...



«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев китап сәүдәсе турында җитди уйларга кирәклеген әйтә. Бу хактагы фикерләрен ул Татарстан Журналистлар берлеге оештырган татар телле матбугатка багышланган түгәрәк өстәл утырышында җиткерде.


ksf08932


«Хөкүмәт бөтен нәрсәгә акча табып бетерә алмый. Сәүдә булырга тиеш һәм аннан акча килергә тиеш. Әмма аның өчен бик зур осталык кирәк. Китап кибетләре булырга тиеш», — диде Айдар Сәлимгәрәев.




Айдар Сәлимгәрәев яшь язучыларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек булмавына борчылу белдерде. «Безнең җидешәр-сигезәр том чыгара торган нык хөрмәтле язучылар бар. Ә кемнәрдер кечкенә генә китабын чыгарырга да булышлык ала алмый. Бәлки, язучыларның китабын чыгару тәртибен үзгәртергә кирәктер?» — дип сорау куйды җитәкче.




«Китаплар өчен бюджеттан акча бирелә. Татар китаплары чыгарабыз да китапханәгә җибәрәбез. Ул шунда ята. Укыйлармы аларны анда, укымыйлармы… Сәүдәгә чыкмый. Кеше күрми», — дип өстәде ул.




Түгәрәк өстәл утырышында шулай ук, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов, Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, республиканың татар телле газета-журналлары баш мөхәррирләре катнашты. Утырышны журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлив алып барды.


 
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/culture/25-08-2020/aydar-s-limg-r-ev-kitap-s-d-se-turynda-itdi-uylanyrga-kir-klegen-ytte-5766015

Комментарийлар