Логотип «Мәйдан» журналы

Айдар Галимов Казан сәхнәсендә нишләп утыра?

28-29 ноябрьдә Казан филармониясендә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның “30 ел бергә” дип исемләнгән юбилей концертлары узган. Җырчы сәхнәдән тамашачыга балачак сер-хыяллар...


28-29 ноябрьдә Казан филармониясендә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның “30 ел бергә” дип исемләнгән юбилей концертлары узган. Җырчы сәхнәдән тамашачыга балачак сер-хыялларын сөйләгән, иҗатташ дусты, мәрхүм Вәсилә Фәттахованы искә алып җыр башкарган һәм үз остазы Миңгол Галиевның хыялын да тормышка ашырган.
ajdar-galimov
Бу хакта "Татар тудей" түбәндәгеләрне хәбәр итә:
"Юбилей сезоны концертында яңа җырлар элекке җырлар белән үрелеп барды. Айдар Галимов “иске” җырларын башкарыр алдыннан, җыр белән бәйле берәр тарих та сөйләп, тамашаны үзенчә, Айдарча алып барырга тырышты.
“Хәзер ул балалар үсеп җиткәннәр инде. Яныма килеп “Айдар абый, рәхмәт. Нәкъ бу җыр чыкканнан соң миңа шушы исемне кушканнар”, дип әйтеп рәхмәтләр укыйлар”, дип сөйләде җырчы “Илүзәм” җыры турында.
Тамашачы концерт вакытында көлеп тә, моңланып та алды. Арабыздан яшьли китеп барган Вәсилә Фәттаховага багышланган номер башлангач, залда күз яшьләрен тыя алмаганнар да күренде. Мондый күренеш аңлашыла да, чөнки Айдар Галимов сүз белән генә чикләнмичә, видео мөмкинлекләрен кулланып, Вәсилә Фәттахова белән бергә “Ялгыз миләш” җырын башкарды.
Концерт карарга танылган кешеләр дә килгән иде. Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова Татар Тудейга Айдар Галимовның концертларына гел йөрим дип белдерде.
“Айдар белән таныш булуыма горурланам. Ул гомер буе чын күңеленнән үз эшен башкара. Аның җырларының һәрберсе тирән мәгънәле. Сәхнәдән сүз сөйләгәндә дә, аның һәр чыгышы уйландыра торган. Менә шул ошый миңа, чөнки мин бер концерт эчендә төрле хисләр кичерәм. Әниләргә багышлап җыр башкарды - мин еладым. Ул җырдагы сүзләр дөрестән дә уйга сала тамашачыны”, - ди Зөлфия ханым.
Казанда бу кичне халык Айдар Галимовның хыялын да белде. Популяр татар-башкорт артисты балачактан кинога төшәргә хыялланган икән. Концертның бер өлеше нәкъ менә шул хакта иде. Совет заманының легендар фильмнарыннан алынган өзекләрдә, Айдар Галимов үзе дә актерлык осталыгын күрсәтеп күренеп алды. Шулай итеп, җырчы “Любовь и голуби” киносындагы төп герой Василийны уйнап күрсәтте. Халык рәхәтләнеп көлеп, Галимовның осталыгына тагын да сокланып кул чапты. “Неуловимые мстители” киносын беренче тапкыр күргәч, мин, әлбәттә, шулар янына килеп эләгергә хыялландым. Кызганыч, ул чагында режиссер очрамады юлымда”, - дип сөйләде халыкка Айдар Галимов.
Җырчының хыялы әлегә тулысынча чынга ашмаса да, Айдар Галимов тамаша вакытында, үзе дә шуны сизмичә, остазы Миңгол Галиевның хыялын тормышка ашырды. Миңгол ага сәхнәгә менеп шәкерте турында сүз сөйләгәндә, аны беренче тапкыр ничек Казанга укырга чакырганын искә төшерде.
“Син шулкадәр матур җырлыйсың, бәлки Казанга керерсең укырга, дигәч, “Юк, Миңгол абый, мин юрист булам”, - дидең. Айдар, син гомерем буе кинода төшәргә хыялландым, дидең, ә менә мин гомерем буе укытам да укытам. Иң зур хыялым шул иде: “И, Ходаем, мине берәр шәкертем үз концертында җырлатсын иде”, дип теләдем!” - диде Миңгол Галиев. Чыгышының азагында Миңгол ага үз хыялын тормышка ашырды. Шәкертенә багышлагандай “Туган җиремә” дигән җырны башкарды. Халык дәррәү күтәреп алкышлады.
Галимов концерт тәмамланыр алдыннан тугры тамашачысын, замана агышына артык бирешмичә, булган рухи кыйммәтләрне сакларга чакырды. Шушы киңәш итеп әйтелгән сүзләр тамашачы күңеленә дә хуш килүен ишеттек.
“Әлеге концерттан соң якты хисләр белән кайтып китәм. Айдар абыйның иҗаты белән балачактан ук таныш. Казанга килүен көтеп торам. Бүген бигрәк тә әти-әни турындагы җыр уйланырга мәҗбүр итте. Айдар абыйның, вакытның бик тиз үтеп китүе, аны туктатып булмавы турында сөйләве дә үзенә күрә бер уйга салды”, - дип сөйләде Татар-тудейга Земфира Җиһаншина исемле тамашачы.
Концерттан соң, гадәттәгечә, җырчы халык янына чыгып, фотога төште, автографлар таратты. Тамашачы исә яраткан җырчысын озак вакыт җибәрми торды, һәрберсе аерым килеп Айдар Галимовка рәхмәт сүзләрен әйтеп, киләчәккә теләкләр теләп калды.
Айдарның "30 яшен" Уфада көтеп калабыз.

 
Автор: Ризида Валитова, https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар