Логотип «Мәйдан» журналы

Ага чишмә челтер-челтер, безгә нидер сөйлидер... («Чишмәләр иле син, Туган як!» бәйгесенә)

Мин шәһәрдә туып үскән кыз, ләкин җәй көннәрен әниемнең туган авылында үткәрергә яратам. Әнием Актаныш районында туып үскән. Хәзерге вакытта без гаиләбез белән Алабуга  шәһәрендә яшибез.Әйткәнемчә, ав...

Мин шәһәрдә туып үскән кыз, ләкин җәй көннәрен әниемнең туган авылында үткәрергә яратам. Әнием Актаныш районында туып үскән. Хәзерге вакытта без гаиләбез белән Алабуга  шәһәрендә яшибез.
Әйткәнемчә, авылда бик тә рәхәт, саф һава, яшеллек! Иртән әтәчнең кычкырып уятуы да, мөгерәп сыерларның көтүгә чыгуы да, казларның каңгылдашып буага  китүләре – болар барысы да миңа бик тансык күренеш.
Ә  андагы чәйләрнең тәмлелеге!.. Авылда кешеләр көненә әллә ничә тапкыр  чәй эчәләр. Минем бервакытта да шәһәрдә шулай күп тапкырлар тәмле итеп чәй эчкәнем юк. “Нигә шулай икән соң бу?” – дип баш вата башладым, әниемнән дә  сорадым. Әнием миңа эшнең нәрсәдә икәнен төшендереп бирде.  Бар хикмәт чишмә суында икән.
Әйе, чишмә суы  иң кадерле сыйлардан санала. Кунак-мазар килсә, берәрсе ерак юлдан кайтса, чишмә суыннан чәй куйганнар. “Суыбыз бик тәмле безнең”, – дип чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый-кыстый, чәй белән  сыйлаганнар.
Су – тормыш чыганагы. Чиста су, саф һава, икмәк кебек безгә яшәү өчен кирәк. Тәмле, салкын суны безгә бары тик чишмә генә бирә. Без чишмәне тормыш  чыганагы дибез. Чыннан да, электән үк кешеләр чишмәгә теләк тели-тели барганнар, үзләренә тазалык, саулык, бәхет сораганнар. Чишмә – изге урын, шуңа күрә хәзер дә кеше аны матурлый, бизи, чишмә янына матур сөлгеләр элә, чүмечләр куя.
Кызларга килен булып төшкәч тә су юлын, чишмә юлын күрсәткәннәр. Соңгы ике-өч елда әниемнең туганнарының балаларының туйлары булып узды. Һәр туй алдыннан яшьләр Актаныш районы үзәгендәге Хәмит чишмәсенә бардылар, аның саф суын эчтеләр. Барган саен әнием: “Бу чишмә – безнең Хәмит җизнәй чишмәсе”, – дип горурланып куя. Бу чишмә шундый матур җирдә урнашкан, мин аның белән кызыксына башладым. Кем ул Хәмит, нинди кеше булган, ни өчен чишмәгә аның исеме куелган? Әни миңа үзенең белгәннәрен сөйләде.
5
Әнием ягыннан туган тиешле Хәмит җизнәй Актаныш районында танылган мич чыгаручы булган. Ул  елларда  мич кешеләр тормышында зур роль уйнаган: ашаткан, җылыткан, үзенә сыендырган. Ул бик еш Такталачыкка килә торган булган. Хәмит җизнәй бик тырыш, кешеләргә ихтирамлы булган. Аның алты баласы  хәзер дә исән-саулар.
Авыр Бөек Ватан сугышы еллары Хәмит җизнәйнең матур яшьлек елларына туры килә. 1941 елда яшь ирне сугышка алалар, өйдә ике яше тулмаган сабые белән хатыны кала. Җиңүне ул чит җирләрдә каршылый,  исән-сау туган җирләренә әйләнеп кайта. Әнием сөйләүләренә караганда, Хәмит җизнәй гомере буе үзе белән бергә тәнендә тимер кисәге – снаряд кыйпылчыгы йөртә, ә бер кисәге йөрәккә бик якын урнашкан була. Сугыштан яраланып кайткан солдатка врачлар операция ясарга куркалар, чөнки бу тормыш өчен куркыныч була.
Сугыштан соң ул үзенең хезмәтен дәвам итә, кешеләргә мич чыгара, өйләргә нур кертә. 1951 елда Хәмит бабай үзенең гаиләсе белән Яңа Кадермәттән, Актанышка күчеп килә, 1953 елда поселокка йорт салалар. Ул елларда су чыганаклары аз булу көнүзәк мәсьәләдән исәпләнә. Урамнарда берән-сәрән коелар гына җитми, ә колонкалар бөтенләй булмый да. Хәмит җизнәй "Бүләк"урманының тау астында чишмә бәреп чыкканын абайлап, бу урынны әйбәтләп чистарта, өеннән мичкә алып килеп куя, чүмеч белән су алмалы итеп көйли. Бераз вакыттан соң ул чишмәгә  улак  та ясый. Шул еллардан башлап, Хәмит җизнәй тау астындагы кечкенә чишмәне чистартып, су алырлык итә. Су чокырга бик озак җыелган, аны чиләккә чүмечләп кенә тутырганнар. “Чишмәне исән чагында гел Хәмит карады”, – ди авыл өлкәннәре. Поселокның олы яшьтәге апалары бу чишмәне “Хәмит чишмәсе” дип йөртә башлый. Шуннан бирле чишмә халык телендә “Хәмит чишмәсе” булып кала. Әтиләре үлгәч, чишмәне олы улы Фәнис абый чистартып, карап тора. Шулай итеп, күп еллар дәвамында чишмә үзенең юлын югалтмый.
1 2
Туксанынчы елларда Азнакай  нефтьчеләре чишмәне яңартып, матурлап куялар. Чишмәгә “Хәмит чишмәсе” исеме тантаналы рәвештә кушыла. Чишмә юлына  асфальт түшиләр, яңа улаклар куялар, су алучыларга барлык уңайлыклар тудыралар. Чишмәне бик матурлап койма белән әйләндереп алалар. Үзе өлкән булса да, торган саен яшәрә, яңарыш кичерә Хәмит чишмәсе. Актаныш авыл җирлеге алты-җиде ел элек чишмәгә ремонт ясый, самавыр, пар аккошлар өстәлә. Сугышта һәлак булганнарның һәйкәленә чәчәк салганнан соң, гаилә корган яшь парлар чишмә янына килеп аның хәер-фатихасын алулары традициягә әверелә. Җирле шагыйрәбез Лилия Шәйгәрданова, композиторыбыз Инсаф Хәбибуллин  тарафыннан “Актаныш чишмәләре” дигән бик тә матур җыр иҗат итәләр.
3
Чишмәләрнең моңнары бар,
Җырлары  бар барсында.
Башкаемны игәнем бар
Эчәр суым каршында.
Җырлыйлар  Хәмит, Мәликә
Җидегән  изгеләре.
Моңнары белән юата
Актаныш чишмәләре.
Һәркайсының үз холкы бар,
Һәрберсенең үз тәме.
Чишмәләр җырлап торганда,
Җиремнең бетмәс яме.
Ага һаман алар тынмый,
Ташларны урый-урый.
Иссәләр дә каршы җилләр,
Чишмәләр алга ургый.
Һәр елны язгы эшләр беткәч үткәрелә торган Сабантуй бәйрәме дә ямьле чишмә буенда үтә. Сандугачлар сайраган, чишмә  челтерәп аккан җирдә бәйрәм үткәрү күңелгә үзе бер ямь өсти. Районыбызда туып, Иске Идел елгасында су коенып, тәмле чишмә суын эчеп үскән һǝм хәзерге вакытта чит җирләрдә яшәгән  райондашларыбыз барысы да диярлек Сабантуй бәйрәменә кайтып, чишмә буенда ял итәләр.
Минем уйлавымча, соңгы елларда табигатькә, шул исәптән әйләнә-тирәлекнең сафлык көзгесе булган чишмәләргә карата да игътибар бермә-бер арта бара. Чишмәләр никадәр күп булса, аларны төзекләндерү эшен башлап йөрүчеләр, су чыганакларын кадерләп карап торучыларны да исәпләп чыгу мөмкин түгел. Әгәр элек  чишмәләргә  изгеләр исеме генә кушылса, хәзер исә төзекләндергән кешенең исемен кушу киң таралыш ала бара. Әлбәттә, бу бик тә куанычлы күренеш.
6 Хәмит җизнинең балалары, оныклары чишмә янында
Йомгаклап шуны әйтәсе килә, мин әле бик яшь. Сугыш авырлыгын фильмнардан карап, китаплардан гына укып беләм. Тыныч матур илдә яшим, яңа мәктәптә укыйм. Һәр туган  иртәгә  сөенәм,  чишмәләрнең саф суларын  эчәм,  кошлар җырын тыңлыйм. Шундый тормышта яшәвем белән мин үземнең  әби-бабаларыма  бурычлы. Минем өчен туганыбыз Хәмит җизнәй – илебезнең чын батыры! Сугышта да сынатмаган, тыныч тормышта да үзенең якты  эзен калдырган, халык өчен хезмәт иткән.
Хәмит чишмәсе көнен дә, төнен дә алты дистә ел буе челтерәп ага, ә аңа бәйле тормышлар да шулай чишмәнең үзе кебек гөрләп, буыннар алыштырып, алга таба дәвам итә. Үзенә карата ихтирам һәм игътибар булганда Хәмит чишмәсе яшәр, дип өметләнәсе килә. Язмамны үзем язган шигырь юллары  белән тәмамлыйм:
 
Бәхет, шатлык, куанычлар белән,
Үтсен сезнең һәрбер көнегез.
Якты тормыш безгә бүләк иткән
Изгеләрне искә алыгыз!
 
Виктория Комиссарова,

Алабуга шәһәре.

Комментарийлар