Логотип «Мәйдан» журналы

Аерылышу (парча)

Парча.

– Без бит синең белән ачуланышып аерылышмыйбыз, – диде Зәйтүнә. – Минем күпмедер вакытым синең белән үтте. Ә миңа, үзең беләсең, җырларга кирәк. Мин монда яши алмыйм. Бөтен җырчылар Казанда яши. Миңа да Казан кирәк...
Фатих берни дә дәшмәде. Ул инде күптәннән сизенеп килә иде: хатыны һәрвакыт нәрсәдәндер канәгать түгел, гел борчылып, каядыр омтылып яши. Өйдә, концертта җырлыйсы җырларын кабат-кабат җырлап репетиция ясаган чакларда, аның каядыр югарыга менеп китәрдәй булып җырлавын карап тора иде ул. Ә инде шәһәрдә сирәк кенә була торган концертларда чыгып җырласа, күзләре янып, илһамланып кайтып керә иде хатыны. Әйе, Зәйтүнәгә сәхнә кирәк, аның җырлавына соклану, алкышлар кирәк, аңа дан кирәк иде.
Фатих берни дә эшли алмады. Ул бит инде, хатыны тели дип, үзе ачкан бизнесын туктатып, Казанга чыгып китә алмый. Аннан соң монда аның фатиры да бер бүлмәле генә. Аны Казанга алыштыру турында уйлап та карый торган түгел. Бизнесы белән дә аның әлләни майтара алганы юк. Шул бер бүлмәле фатирында Фатих тегү мастерское ачкан иде. Заказлар аз килә. Хәзер кибетләрдә ни телисең, шул бар. Шуңа күрә аңа килүчеләр аз: йә шунда кайбер хатын-кызлар үзләре кигән күлмәкләренең фасонын ошатмыйча, билен нечкәртепме, яки киңәйтепме бирүен сорап килә, йә бәләкәй баласына кибеттә булмаган, әмма үзенә ошаган берәр материядән күлмәк-чалбар тегеп бирүен үтенә. Алай итеп кенә әллә ни еракка китә алмыйсың. Ә Фатихның, бизнесын ташлап, заводка яки башка берәр эшкә керәсе килми. Өйрәнде инде үзенең эшенә. Килгән заказларны тәртипкә салып, көннәр буе тыкылдатып утыра да утыра ул үзенең тегү машинасында. Заводта да әлләни түләмиләр бит.
Зәйтүнәгә ул гына җитми, аңа җырлау кирәк, аңа сәхнә кирәк! Һәм менә шулай, тыштан караганда тыныч кына яшәп килгәндә, көннәрдән бер көнне алар, ачуланышмыйча-нитмичә генә аерылышырга булдылар. Ә нәрсә тота ала иде аларны? Ничә ел яшәп, гаиләне бәйләп тора торган балалары юк (сәбәбе кемдә икәнлеген тәки белә алмадылар). Һәм Зәйтүнә үзе башлап беренче адымны ясады.
Монда инде Фатихның «Мин сине яратам бит! Син бит минем бәхетем!» дип ялваруларының бөтенләй кирәге юк иде. Зәйтүнә үз сүзеннән кире кайта торган кеше түгел. Ул ничек әйтә, шулай булачак. Хет җир ярылып асты-өскә килсен, шулай булачак. Шуңа күрә Фатих та хатынының карары белән килешмичә булдыра алмады.
Ә бит монда әле тагын бер мөмкинлек бар иде: ул – икең ике шәһәрдә яшәп тә, гаиләне саклап калып була. Әмма монда да Зәйтүнәнең бер сүзе хәл итте дә куйды:
– Син әле яшь, – диде хатыны. – Син үзеңә кеше табарсың... Әмма миңа синең белән яшәүнең мәгънәсе дә, кирәге дә юк. Шулай танышлар булып кына калырбыз...
Фатихның тагын бер, монысы инде соңгы өмете бар иде.
– Казанда кайда торырсың икән соң син? – диде ул.
– Берәр почмак табармын әле, – диде Зәйтүнә һәм шуның белән соңгы ноктаны куйды. Хатыны бернинди үгетләүләргә бирешә торган түгел иде. Әйе, табар Зәйтүнә үзенә кирәкле почмакны, табар... Аның өчен әллә ни авыр булмас ул...
Шулай итеп, көннәрдән бер көнне Зәйтүнә, үзенең әйберләрен алып, Казанга юл тотты...
Вакыт үтте дә китте. Менә инде аларның аерылышуларына да ике ел булды. Бу арада Зәйтүнә филармониягә җырчы булып урнашты. Үзенә күп дуслар тапты. Бөтен барлыгы белән үзен сәнгатькә багышлады: Казанда гына түгел, труппа белән күп районнарда чыгыш ясады. ТНВ каналыннан еш чыгыш ясаучы популяр җырчыларның берсенә әверелде.
Күңелле, җиңел җырлана торган җырларны яратып башкарды Зәйтүнә. Ә кайчакта, халык соравы буенча репертуарына «Рәйхан», «Рамай» кебек моңсу, сагышлы халык җырларын да кертә иде. Әмма аларны бөтен йөрәге белән түгел, ә трафарет буенча гына башкарырга гадәтләнде Зәйтүнә. Йөрәгенең бер почмагында пыскып яши торган сагышны күрсәтмичә, аңа игътибар итмичәрәк, өстән-өстәнрәк башкарырга тырыша иде ул аларны.
Һәм менә бервакыт... Кечкенә генә бер шәһәрдә гадәти генә концерт тәмамлангач, Зәйтүнә янына чәчәк бәйләме тотып бер егет килде. Иң элек аның күзләренә игътибар итте атаклы җырчы Зәйтүнә. Кинәт йөрәге чәнчеп алды. Кара әле, нәкъ Фатих күзләре!.. Кемнәр белән генә очрашмады да, кемнәрне генә күрмәде Зәйтүнә гастрольләр вакытында! Әмма мондый кара күзләрне, йөрәгеңне тишеп керә торган карашны моңа кадәр очратканы юк иде әле аның. Шул чакта исенә төшерде Зәйтүнә кайдадыр еракта, кечкенә генә башка бер шәһәрдә, томаннар артында калган Фатихны. Әмма Фатих түгел иде бу егет. Кара әле, күптәннән аның белән кызыксынганы юк бит инде Зәйтүнәнең. Ничек яши икән ул? Очрашсак, нәрсә әйтер икән Фатих?!
 

Әнвәр ШӘРИПОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/people'>People фото создан(а) Drazen Zigic - ru.freepik.com

 

 

 
 

«Мәйдан» №07, 2022 ел

 

Комментарийлар