Логотип «Мәйдан» журналы

Адашмам бураннарда

Юлларымны карлар күмә,Тирән көртләргә батам.Сагынуларым чиктән ашты,Кайтамын сиңа, кайтам!Юлдаш та юк, караңгы төн,Моңаям берьялгызым.Буран аша тулган АйданЭзлимен Зөһрә кызын.Тирә-ягым, гүя, томан,Уй...

Юлларымны карлар күмә,
Тирән көртләргә батам.
Сагынуларым чиктән ашты,
Кайтамын сиңа, кайтам!
Юлдаш та юк, караңгы төн,
Моңаям берьялгызым.
Буран аша тулган Айдан
Эзлимен Зөһрә кызын.
Тирә-ягым, гүя, томан,
Уйларымда чуалам.
Җәяүле буран себерә,
Ак далада югалам.
Агып бара кар диңгезе,
Саташамын, саташам...
...Күз алдымда син торасын –
Адашмам һич, адашмам!

Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ


Фото: https://ru.freepik.com 

Комментарийлар