Логотип «Мәйдан» журналы

Абыстай чишмәсе ("Чишмәләр иле син, Туган як!" бәйгесенә)

Тирә-юньдә үзенең чишмәләре белән данлыклы Усали авылында Абыстай чишмәсе бар. Чишмә янында Усали мәдрәсәсе, янәшәсендә мөгаллим Габделхәй хәзрәт Мөхәммәтмәгъсүмов йорты булган. Мәрьям абыстай, Габдел...

Тирә-юньдә үзенең чишмәләре белән данлыклы Усали авылында Абыстай чишмәсе бар.
y_itvjp_u1m
Чишмә янында Усали мәдрәсәсе, янәшәсендә мөгаллим Габделхәй хәзрәт Мөхәммәтмәгъсүмов йорты булган. Мәрьям абыстай, Габделхәй хәзрәтнең хәләл җефете, заманы өчен яхшы тәрбия һәм белем алган хатын була. Ире турында бик матур хатирәләр саклый...
Өч яшендә ятим калган Габделхәй хәзрәт Мөхәммәтмәгъсүмов тормыш авырлыкларына бирешми белем ала, мәдрәсә тәмамлый. Усали мәдрәсәсендә балаларга белем бирә башлый. Яхшы мөгаллимнең даны тиз тарала, мәдрәсәгә күрше авыллардан килеп тә белем ала башлыйлар. Ул яңача, җәдитчә укыта, балаларга Г.Тукай, М.Гафури шигырьләрен өйрәтә, математика, география, табигать белеме кебек фәннәр буенча нигезле белем бирә. Кайбер иске карашлы муллалар аяк чалырга тырышсалар да, мөгаллим дини белемнәр белән бергә дөньяви белем бирүдән туктамый. Үзе дә сәләтле кеше: шигырьләр яза, матур җырлый, агач эшенә оста була.
Габделхәй хәзрәт Мәрьям абыстай белән еш кына Казанга бара. Габдулла Тукайны яхшы белә. Хатлар алышалар. Мәрьям абыстай ул елларны хәтерләп, туган төбәгебезне өйрәнүче Мансур абый Фазыловка менә нәрсәләр сөйләп калдыра: “Бер баруында Габделхәй мине дә үзе белән Казанга алып китте. 1911–1912 еллар булса кирәк. Кыш иде. Урамнан барганда Габделхәй ябык кына, ак чырайлы бер кеше белән күреште. “Тукай әфәнде шушы була инде”, – дип шагыйрь белән мине дә таныштырды. Мин икенче көнне Усалига кайтып киттем. Габделхәй Казанда калды”.
Озак та үтми, Габделхәй Мөхәммәтмәгъсүмовка адресланган төргәк (хәзергечә әйтсәк, бандероль) почта белән Усалига килеп җитә. Анда шагыйрьнең җыентыклары, хаты була. Төргәк шактый калын була. Хатны усалилеләр җыелып укый, Мәрьям абыстайның кычкырып хат укуын хәтерләүчеләр була, тик аларның берсе дә исән түгел инде...
Хәзрәт Габдулла Тукай үлемен бик авыр кичерә. Октябрь революциясен ул ничек кабул иткәндер, ләкин мөгаллимлек эшен ташламый. 1921 елда утызы да тулмаган япь-яшь кеше үзе дә гүр иясе була. Каенанасын һәм кызын җирләгән Мәрьям абыстай берүзе яшәп кала. Ә йорты янында шаулап аккан чишмә Абыстай чишмәсе булып һаман ага да ага әле.
Усалига килеп җиткән Тукай китапларының язмышы нинди була соң? Революциядән соң эшли башлаган авыл укытучысы Әгъләм Миңлебаев Мәрьям абыстайдан ул китапларны алып тора. Әйтүләренә караганда, укытучы каядыр киткәч, бала-чагалар китапларны алып, учак ягып уйныйлар. Укытучы Әгъләм Миңлебаевның кызы, 94 яшьлек Мөршидә апа, шушы араларда гына бакыйлыкка күчте. Ул да Тукай шигырьләре җыентыгын яхшы хәтерли иде. Туган төбәгебезне өйрәнүгә бик зур өлеш керткән Мансур абый Фазыловка Мәрьям абыстай Габделхәй мөгаллим Мөхәммәтмәгъсүмовның революциягә кадәр Мамадышта төшкән фоторәсемен дә бүләк итә.
zrsysdluvfw
Фотосурәт артына абыстай гарәп хәрефләре белән Г.Тукайның мондый юлларын язып бирә:
Сездән аерылып, туганнар,
Җайсыз, уңайсыз тору.
Бу тору, әйтергә кирәк,
Кояшсыз, айсыз тору.
Усали авылының Абыстай чишмәсе әнә шундый хатирәләр саклый. Ә усалилеләр өчен Мәрьям абыстай истәлеге чишмә исемендә саклана...
 
Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы Усали авылы.

Комментарийлар