Логотип «Мәйдан» журналы

7 яшьтән зуррак балаларны автокреслосыз гына йөртә башларга мөмкиннәр

Эчке эшләр министрлыгы 7 яшьтән зуррак балаларны автокреслосыз гына йөртергә тәкъдим иткән.Ведомство мондый яшьтәге балаларны арткы утыргычта креслосыз гына йөртергә мөмкин дип саный. Әмма 12 яшькә ка...


Эчке эшләр министрлыгы 7 яшьтән зуррак балаларны автокреслосыз гына йөртергә тәкъдим иткән.



autosjedalica-580x400-1
Ведомство мондый яшьтәге балаларны арткы утыргычта креслосыз гына йөртергә мөмкин дип саный. Әмма 12 яшькә кадәрге балалар алгы утыргычта автокреслода гына утырып барырга тиеш. Шулай ук 7 яшьтән кечерәкләрне машинада караучысыз калдырырга ярамый. Балаларын үзләрен генә калдыручыларны 500 сум штраф көтә.
Министрлык башка үзгәрешләр дә кертергә тели: мәсәлән, әгәр шофер үз полосасына өзек-өзек линия аша яки тыелган билгегә кадәр борылырга өлгерми икән, бу кагыйдә бозу булып санала.

 

Комментарийлар