Логотип «Мәйдан» журналы

Сана кәккүк

Рәшит Абдуллин көе.

Ай батканда, таң атканда
Уздым җырлап урамнардан.
Ай батканда, таң атканда
Кемнәр язмыш юрамаган?!
Сана, кәккүк, сана таңнарымны,
Сана, кәккүк, сана төннәрне.
Көннәремә салдың кәккүк моңы.
Кочагыңа алдың кемнәрне?
Ай батканда, таң атканда
Кайтып киләм туйларыңнан.
Төн карасы, җан ярасы
Китми минем уйларымнан.
Ай батканда, таң атканда,
Җырлыйм да күк, җылыйм да күк.
Мең шатлыклар телим сиңа...
Туктамыйча сана, кәккүк!

Разил ВӘЛИЕВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

Комментарийлар