Логотип «Мәйдан» журналы

6 февраль шагыйрь, язучы Ринат Мәннанның туган көне!

Татар шагыйре, язучы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты Ринат Мәннан (Архипов Ринат Николаевич) бүген туган көнен үткәрә.Архипов Ринат Николаевич (псевдонимы - Ринат Мәннан) 1946 елның 6 ф...

Татар шагыйре, язучы, Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты Ринат Мәннан (Архипов Ринат Николаевич) бүген туган көнен үткәрә.
Архипов Ринат Николаевич (псевдонимы - Ринат Мәннан) 1946 елның 6 февралендә Чистай шәһәрендә укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы Шөгер (хәзерге Лениногорск) районында уза. Ринат Мәннан шигъри иҗат белән 6 сыйныфта укыганда ук шөгыльләнә башлый. 1964 елда медучилище тәмамлый, фельдшер булып эшли. 1965 елдан алып 1968 елга кадәр армиядә хезмәт итә. Хәрби хезмәте тәмам булгач ук, ул Казан дәүләт медицина институтына укырга керә һәм аны 1974 елда тәмамлап чыга. Шуннан соң аны Мордовиягә эшкә җибәрәләр. Ул анда ике ел табиб булып эшли. Аннан соң Чистайга кайтып, Үзәк балалар хастаханәсендә табиб-педиатр булып 1978 елга кадәр эшли. Хәзерге көндә лаеклы ялда, Казанда яши. Аның йөзләрчә шигырьләре гәҗит-журналларда дөнья күрде. Аны аеруча пародияләр, сатирик-юмористик шигырьләр язу кызыктырды. Ул «Чаян» журналы белән һәрвакыт багланышта булды. Ринат Мәннан балалар өчен дә актив иҗат итә. Хәзер дә төрле гәҗит-журналларга әсәрләрен тәкъдим итеп тора.
Ринат Мәннан 2004 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Каләмдәшебезне чын күңелдән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, иҗатта зур уңышлар, тигез, бәхетле гомер телибез.

Фото: https://tt.wikipedia.org


 

Комментарийлар