Логотип «Мәйдан» журналы

6-12 июльдә кискен үзгәрешләр көтегез!

Астролог Тамара Глоба йолдызнамәнең дүрт билгесенә якын киләчәктә зур акча агымы вәгъдә итә.Арыслан бәхетне озак көтәргә, аңа таба акрын адымнар белән барырга яратмый. Аңа барысы да тиз, күп һәм берью...

Астролог Тамара Глоба йолдызнамәнең дүрт билгесенә якын киләчәктә зур акча агымы вәгъдә итә.
26e7ff22cc73a28577cd6c49b06a9d2bАрыслан бәхетне озак көтәргә, аңа таба акрын адымнар белән барырга яратмый. Аңа барысы да тиз, күп һәм берьюлы кирәк. Шатланыгыз, Арысланнар, хыялларыгыз чынга аша! Июльнең беренче яртысында һәр эштән зур уңыш килер, кесәгездә кыштырдап торган акчалар артканнан арта барыр. Курыкмыйча туздырыгыз, акча агымы арта барачак кына.
Сукояр да бәхетлеләр исемлегендә. Йолдызлар уңышлы килешүләр, премияләр, өстәмә бонуслар, зур ташламалар вәгъдә итә. Сезнең сүзгә колак салачаклар, килешәчәкләр. Тормыш сез дигәнчә барачак!
Бизмән кесәсенә дә акча керергә ашыга икән. Төрле чыганаклардан. Бүләкләр дә көтелә. Ниндидер авантюрадан җиңүче булып чыгарга мөмкинсез.
Укчының эше дә, акчасы да артачак. Якын арада ул миллионерлар исемлеген тулыландырмакчы. Акчаларын уңышлы бизнеска салсалар, күбрәк отарлар.
 
Фото: pixabay.com

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/6-12-iyuld-kisken-zg-reshl-r-k-tegez-354230/

Комментарийлар