Логотип «Мәйдан» журналы

Борынгы хәрабәләр янында

Борынгы хәрабәләр янында                Вакытлар табылмыйдыр якут белән...                                                              Г. КандалыйҺавадан кош моңы иңсә дә,тузганак тоталмый үз таҗын.А...



Борынгы хәрабәләр янында


                Вакытлар табылмыйдыр якут белән...

                                                              Г. Кандалый

Һавадан кош моңы иңсә дә,

тузганак тоталмый үз таҗын.

Ап-ачык күрдем мин бу илдә

көннәрнең таҗ кебек тузганын.


Йөрәккә давыллар кагылган,

чәчләрне агартып узган моң...

Вакытны узсак та, бер күмәр

безне дә вакытлар тузаны.


Күмә дә актара... Вакытлар

елларны күмә дә актара.

Җәүһәрләр йөзендә нур һаман,

гасырлар төбендә ятса да.


Дәверләр катламы астыннан

яктыра кояшлы алкалар...

Ярый ла, безне дә бер шулай

вакытлар актарып алсалар.








Кемнәр?


Әлмисакта бөтен ыругларны

Аллаһ төрле итеп бар кыла.

Кемнәр анда тәртә башы белән

газиз телебезгә бәрелә?


Бездә һаман сәер хөкем яши:

илнең кеме начар, кем яхшы...

Кемнәр анда, шулай Хактан узып,

авызларны бикләп куймакчы?


Башка сыймас хәлләр артып тора,

дөньялыкка син күз сал гына.

Кемнәр анда Тәңре аңлар телне

тәмам белмәмешкә салына?


Гүрдә синнән Мөнкир илә Нәнкир

сорау алыр милләт телендә.

Кемнәр анда көндәш кавем өчен

мәкер корып ята төнен дә?


Катгыятле Гареш катындадыр

тамырларны кисәр чын кайчы.

Кемнәр анда, язмыш шартын бозып,

өммәтемә ясин чыкмакчы?

Кемнәр?..


*Әлмисак — сотворение мира; әлмисактан бирле — издревле, издавна; **Мөнкир илә Нәнкир — кабердә мәетләрдән сорау (сөаль) алучы фәрештәләр; ***катгыятле — строгий; ****гареш — 1. түбә, күк түбәсе 2. тәхет.





Комментарийлар