Логотип «Мәйдан» журналы

5 октябрь – Укытучылар көне!

Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне.Әлеге бәйрәм төрле илләрдә төрле көннәрдә үтә. Бездә ул 5 октябрьдә бәйрәм ителә. Бу бәйрәм Россиядә 1965 елдан билгеләнеп үтелә башлаган. Ро...

Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне.



Әлеге бәйрәм төрле илләрдә төрле көннәрдә үтә. Бездә ул 5 октябрьдә бәйрәм ителә. Бу бәйрәм Россиядә 1965 елдан билгеләнеп үтелә башлаган. Россиядә Укытучылар көнен Юнеско бары тик 1994 елның 3 октябрендә генә, РФ президенты карары нигезендә раслады. Кытайда Укытучылар көне 1989 елдан бирле, 10 сентябрь көнне үткәрелә. Ул белем һәм рухи эшчәнлекне кире кайтарыр өчен барлыкка килгән.

Казахстанда Укытучылар көне “искечә” октябрь аеның беренче ял көнендә, СССРның Югары Советы Президиумы ризалашкан карары нигезендә, 1965 елның 29 сентябрендә бәйрәм ителә.
Бразилиядә Укытучылар көне (o Dia do Professor) 15 октябрь көнне билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы түбәндәгедән гыйбарәт: 1827 елның 15 октябрендә Дон Педро I җитәкчелегендә беренче тапкыр Бразилиядә башлангыч белем бирү турында указ кабул ителә. Анда шәһәр, авыл һәм башка җирле үзидарәләрнең беренче әлифбаны өйрәнергә тиеш дип әйтелгән була. Әмма кызганыч ки, әлеге документның күп кенә положенияләре кәгазьдә 120 ел кала бирә.
Тәүге тапкыр Укытучылар көне Сан-Паулу шәһәрендәге кечкенә генә 1520 нче номерлы мәктәптә,1947 елда үтә.
Азәрбайҗанда исә Укытучылар көне шулай ук октябрь аеның беренче ял көнендә бигеләнеп үтелә.


Зур хөрмәткә лаек бу эш авыр да, катлаулы да. Укучыларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итү җиңел түгел. Бары тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр генә чын укытучы остаз булырга лаек.


Хөрмәтле укытучылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Йөзегездә бервакытта да елмаю сүнмәсен, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, һәр туачак таңга сөенеп имин тормышта яшәвегезне теләп калабыз.

Комментарийлар