Без Гыйләҗетдин мулла күршесендә яшәдек. Әтием Сәфәргали аларда хезмәт итте.

foto-m

Гыйләҗетдин мулла гыйлем иясе, бик күп белүче, абруйлы кешеләрдән саналган. Халык телендә аны киләчәкне күрә белүче, дип тә сөйли иделәр. Аның бай китапханәсе  була. Яңа власть эзәрлекли башлагач, аның китаплары тарала, аларның  язмышы бик аяныч хәлгә юлыга, саклап калу нияте белән коега да төягәннәр, җиргә дә күмгәннәр. Сөт җыю пункты  төзегән вакытта, трактор белән баз казыганда, чәчәкләр бакчасыннан китаплар килеп  чыккан. Мин җир өстенә сибелеп таралган китапларны җыеп алдым. Өйгә алып кайтып, чормага яшердем. ”Пәйгамбәрләр  тарихы” иң яхшы  сакланганы иде. Гыйләҗетдин абзый авылыбызда 29 ел мулла булып торган. Үз өендә мәдрәсә ачып, шунда яуширмәлеләргә белем, тәрбия биргән.

Карчыгы Камәрия әби бик юмарт иде. Тәмле-томлыны балалардан  жәлләмәде, өләшә иде. Мәгъмүрә, Фатыйма исемле кызлар “Без Гыйләҗетдин  муллада укыдык“, – дип горурланып сөйли торганнар иде, бик гыйлемлеләр иде шул.

Минем әтием егет чагында Сәйфетдин байда эшләгән. Сәйфетдин байның улы Халирахман, килене  Мәликә. Аларны колхозлашу чорында Чиләбе ягына сөрделәр.

Ә Гыйләҗетдин мулланың йортын хәтерлим. Ул соргылт төстә бер генә катлы, коесы, сарайлары булган төзек кенә ихаталы йорт иде. Тагын шуны да әйтә алам. Гыйләҗетдин мулла гел кәҗүл читектән йөргән. Бу – читек кәҗә тиресеннән әзерләнгән күннән ясалган, әз генә табан арты чиккән. Ул матур читекләрне хәтерлим әле мин. Хәзер аларны күрергә дә юк.

(Бу хатирәләрне Гайшә әби исән чакта язып алдым. Бүгенгесе көндә ул –мәрхүмә).

Лилия Фәсхетдинова,
Чистай.

Комментарий язарга