Логотип «Мәйдан» журналы

3 март – Бөтендөнья язучылар көне

Аны уздыру турындагы карар “International PEN Club”ның 48нче конгрессында, 1986 елда, кабул ителә.Халыкара язучылар берлеге − ПЕН-клуб  1921 елда язучы Кэтрин Эми Доусон-Скотт ярдәмендә оеша,  ул дөнь...

Аны уздыру турындагы карар “International PEN Club”ның 48нче конгрессында, 1986 елда, кабул ителә.


83a9554230ed6e6cccfe522a2a4bd53e_s


Халыкара язучылар берлеге − ПЕН-клуб  1921 елда язучы Кэтрин Эми Доусон-Скотт ярдәмендә оеша,  ул дөньяда сүз иреген яклау, фальсификацияләү, ялган мәгълүмат таратуга, фактларны дөрес күрсәтмәүгә каршы эшчәнлек алып бара.

Татар ПЕН-клубын оештыру карары 1996 елда Мексикада Бөтендөнья язучылар конгрессында кабул ителә. Әлеге клуб 140 илнең каләм тибрәтүчеләре белән элемтәдә тора һәм татар әдәбиятын инглиз теленә тәрҗемә итеп, дөнья буйлап тарата. Аның составында 30 кеше — язучылар, журналистлар, галимнәр бар. Татар ПЕН-үзәгенең президенты — Разил Вәлиев.
 
Шигърият дип аталган хәяттә
Урын биләү өчен шагыйрьгә,
Камиллеккә омтылырга кирәк
Үз шигырьләре белән бергә.
Бер үк вакыт аңлаешлы булып
Язылган һәр сүзе кемгә дә,
Кабатланмас фикерләре белән
Ачыш ятсын һәрбер җөмләдә.
Гади кеше акылыннан өстен
Илаһи серләргә төшенү,
Шигърияткә, димәк, үз-үзеңне
Мәңгелеккә әсир төшерү.
Романтик хисләр дә мәңгелеккә
Биләп алса шагыйрь күңелен,
Шигьри кысаларга сыйган сүзе
Исбатлаучы такмак түгелен...
... Шигырьләре мөстәкыйльлек яулап,
Күтәрелсә сәнгатъ үренә,
Шагыйрьләр дә менеп утырачак
Шигърият хәяте түренә....
 
 
Фәүзия Мөхәммәтова. Норлат.

Комментарийлар