Логотип «Мәйдан» журналы

Кеше яхшыны тиз күрә

Борынгы заманнардан ук табиблар кешеләрне дөрес туклануга чакырып торган. Хәзерге чорда ризыклану, тамак туйдыру урыннары һәм мөмкинлекләре торган саен күбәя бара. Әмма нәрсә ашаганыңны белеп ашауга җ...

Борынгы заманнардан ук табиблар кешеләрне дөрес туклануга чакырып торган. Хәзерге чорда ризыклану, тамак туйдыру урыннары һәм мөмкинлекләре торган саен күбәя бара. Әмма нәрсә ашаганыңны белеп ашауга җитми. Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 168 нче аятендә мондый юллар бар: «И кешеләр! Җирдә булган пакь, хәләл ризыкларны гына ашагыз!»
Шәһәрләрдә, тәүлегенә йөзләрчә мең машина уза торган олы юлларда булсын, кешеләр хәләл ризыклар әзерләнә торган кафе-ашханәләргә зур игътибар бирә. Мәскәү–Уфа юлы – Россиядә иң җанлы трассаларның берсе. Шушы юлның Чаллы өлешендә, элекке «Автодорстрой» ягулык салу станциясе белән янәшәдә генә, моннан бер ел чамасы элек хәләл кафе ачылды. Кыска гына вакыт эчендә данлыклы шеф-повар Алинең тәмледән-тәмле ризыклары бик күпләргә ошап өлгерде. Шулай ук биредә намаз уку бүлмәсе дә бар. Элек Мамадыш, Алабуга тирәсендәге ашханәләрдә ашарга күнеккән шоферлар һәм пассажирлар хәзер Чаллының Казан проспекты, 253 В/1 бинасындагы «Лагманная от Али» хәләл кафесына туктала. Мондагы хезмәткәрләр кешеләрне якты йөз белән каршы ала, хәерле юл, уңышлар теләп озата. Биредә тәүлегенә йөзләрчә кеше сыйланып чыга. Кафеда ураза айларында ифтар ашлары үтә. Никах туйлары, мәҗлесләр уздыру мөмкинлеге дә бар.
«Лагманная от Али» кафесында сезне көтәләр!
Белешмәләр өчен телефоннар: (8552) 78-66-99, 8-927-048-66-99.
karta-m7

Комментарийлар