Логотип «Мәйдан» журналы

27 ноябрь – Диңгез пехотасы көне

Бу дата Россиядә, РФ Хәрби Диңгез Флоты Башкомандующиенең “Еллык бәйрәмнәр һәм белгечлек буенча һөнәри бәйрәм көннәре кертү турында”гы әмеренә ярашлы рәвештә, 1705 елның 27 ноябренда Петр I тарафыннан...

Бу дата Россиядә, РФ Хәрби Диңгез Флоты Башкомандующиенең “Еллык бәйрәмнәр һәм белгечлек буенча һөнәри бәйрәм көннәре кертү турында”гы әмеренә ярашлы рәвештә, 1705 елның 27 ноябренда Петр I тарафыннан чыгарылган Россиядә беренче тапкыр “диңгез солдатлары полкы” булдыру турындагы Указ истәлегенә бәйләп билгеләп үтелә.
mp810
Беренче булып 1664 елда инглизләр корабльләрдән десант төшергән. Рус армиясендә диңгез пехотасының махсус командасы 1698 елда “Орел” корабле экипажыннан формалашкан. Шведларга каршы торуда имтиханнарын уңышлы тапшырганнан соң, Петр I, Балтыйк флоты диңгез командаларын нигез итеп алып, тулы бер полк оештырырга булган.
Диңгез пехотасы диңгез десантлары составында сугыш хәрәкәтләре алып баруда (үзлектән дә, коры җир гаскәрләре белән берлектә дә) файдаланыла, шулай ук диңгез яры (хәрби-диңгез базалары, портлар) оборонасы да диңгез пехотасы бурычы булып тора.
Телняшка һәм бескозырка кигән диңгезчеләр Бородино бәрелешендә һәм Кырым сугышында көрәшкән, немец-фашистларын кырган, Ангола, Вьетнам, Сирия, Мисыр, Гвинея, Әфганстан һ.б. илләрдә сугышкан.
Россия Хәрби Диңгез Флотының заманча диңгез пехотасы карамагында - автомат ату кораллары, танклар, артиллерия, танкларга каршы һәм зенит установкалары, бронетранспортерлар. Суда йөзә торган техникага һәм авыр шартларда йөри алырлык машиналарга зур игътибар бирелә.
 
Мәгълүматлар Calend.ru сайтыннан алынды.

Комментарийлар