Логотип «Мәйдан» журналы

27 cентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирүчеләр көне

Хөрмәтле тәрбиячеләр!Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз!Тәрбияче хезмәте – җаваплы һәм фидакарь хезмәт. Ул көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәрегезгә тугр...

Хөрмәтле тәрбиячеләр!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз!
Тәрбияче хезмәте – җаваплы һәм фидакарь хезмәт. Ул көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәрегезгә тугры калуыгыз һәм балаларны яратуыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Озын гомер, сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.
 
 
Түгәрәк җир өстендә
 
Җир түгәрәк икән лә!
 
Түгәрәк җир өстендә
Кыя таулар биек лә.
Суда балык исәпсез,
Урман тулы киек лә.
Җир түгәрәк икән лә!
Түгәрәк җир өстендә
Боҗра-боҗра юллар бар.
Ай, кояшка сузылган
Кечкенә, зур куллар бар.
Җир түгәрәк икән лә!
Түгәрәк җир өстендә
Катлам-катлам эзләр бар.
Һәм меңнәрчә телләрдә
Сөйләшенгән сүзләр бар.
Җир түгәрәк икән лә!
Түгәрәк җир өстендә
Синең дә эзең кала.
Татарча яңгырасын
Һәр әйткән сүзең, бала!
Җир түгәрәк икән лә!
Түгәрәк җир өстендә
Сез менәсе тау биек,
Сез узасы юл озын.
Хәерле юл, улларым,
Хәерле сәфәр, кызым!
 
Киек каз юлы
 
Мин бик шаян, хыялый.
Хыялымда йолдызга
Кыр казлары оялый.
Чирек ай – көмеш тарак,
Болытка куям кадап.
Казлы йолдызда миндәй
Малай да яши микән?
Яшәсә, нинди телдә
Нәрсә дип дәшим икән?
Ул малай мине күктән
Күптән күреп торадыр.
Йолдыздан ак каурыйлар
Сипкәләп утырадыр.
Каурыйлар бик биектән
Тирбәләп төшәләрдер.
Киек каз юлларына
Каурыйлар түшәләдер.
Ул бик җитез малайдыр,
Йолдыздан айга, аннан
Кирегә сикерәдер.
Аска тузан коядыр,
Йолдыз тузаны минем
Борынга да керәдер,
Мин шуңа төчкерәмдер.
Ак каурыйлар тезелгән
Киек каз юлы күктә.
Йолдызмалай янына
Менәсем килә бик тә.
 
Иң матур өй
 
Алма бабай бакчасы
Кыздырып тора күзне.
Урлашмыйбыз... Тәртипкә
Өйрәтте бабай безне.
Иснәп алма исләрен
Узгалыйбыз урамнан.
Рәшәткәгә, капкага
Үрмә гөлләр уралган.
Шап иттереп бакчада
Өзелеп төште алма.
Тәрәзләрдән яктылык
Ташып чыккан урамга.
Өй тирәсе – тоташ нур,
Нурга чумган һәр үлән.
Тоташкан ул зәңгәр нур
Йолдыз яктысы белән.
Алмагачлы бакчада
Өй иясе елмая.
Җил түгел, алманы шул
Өзгәндер әле бая.
Бабай кичке намазын
Бетергәндер дә укып,
Янә уйга чумгандыр
Яшел дисбесен тотып.
Үзе күренми безгә –
Ак пәрдәләр тартылган.
Исә яңгыр җилләре
Ерак таулар артыннан.
Иң нурлы өй авылда
Мулла бабай өедер.
Шыбырдаша яфраклар –
Кичке җилләр көедер.
Иртә белән һәммәбез
Көләч бабай янында
Алма ашап сөенер.
 
 

Рәшит БӘШӘР


Индира Вәлиева сурәте


«Мәйданчык» сәхифәсе (Тулысынча «Мәйдан» журналының № 9 саныннан укый аласыз  (2022 ел))
 
 
 

Комментарийлар