Логотип «Мәйдан» журналы

25 июнь көнне Чаллыда “Яшьләр көне” үтә

Чаллыда быелгы “Яшьләр көне”ндә буяулар фестивале, “Татарстан, бие!” флешмобы, лазерлы шоу булачак һәм Мәскәү кунаклары – “БАНД’ЭРОС” музыкаль төркеме  белән “Энерджи” радиостанциясенең афроамериканлы...

Чаллыда быелгы “Яшьләр көне”ндә буяулар фестивале, “Татарстан, бие!” флешмобы, лазерлы шоу булачак һәм Мәскәү кунаклары – “БАНД’ЭРОС” музыкаль төркеме  белән “Энерджи” радиостанциясенең афроамериканлы диджее Саймон килер дип көтелә. Бәйрәм 25 июнь көнне шәһәрнең ике урынында – Фикрать Табеев исемен йөрткән яр буенда һәм Мәйданда үткәреләчәк. 
71af69ff1f5cf6e01aef4ff6fcdddade
Тантаналы чараны шәһәрнең төп проспектлары буйлап узачак автомотохәрәкәт ачып җибәрә. Яр буендагы күңел ачу мәйданчыклары 16:00 сәгатьтә, Мәйдандагы концерт программасы 17:00 дә башлана. Буяулар фестивале шулай ук 16.00да булачак.
Чара барышында өстәл, актив һәм спортның экстремаль төрләре буенча төрле ярышлар, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе, мастер-класслар һәм бәйгеләр оештырыла. Шулай ук мотоцикллар, ретро һәм вездеход машиналар, “КАМАЗ-Мастер” автомобильләре күргәзмәсен күрү мөмкинлеге булачак. “Автодрифт”, “Аэрография” һәм “Авто тавыш” мәйданчыклары да эшлиячәк. Чулман елгасы акваториясендә 17:00 сәгатьтә коткаручылар катнашында су тамашасы үткәреләчәк.
Мәйданда Чаллы шәһәренең иҗат коллективлары катнашында зур концерт программасы тәкъдим ителә. Рок музыкасы сөючеләр өчен Чулман яр буендагы “Минем дөнья” фестивале (“Мой М.И.Р.”) мәйданчыгында кичке дүрттә программа каралган.
Быелгы концерт программасы арасында уку йортларын тәмамлаган егет-кызлар күмәк вальста әйләнәчәк. 19.00 сәгатьтә исә яшьләр катнашында “Татарстан, бие!” дип исемләнгән зур флешмоб уздырылачак.
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев “Яшьләр көне”ндә олимпиадалар җиңүчеләрен, бала һәм яшүсмерләр иҗтимагый оешмаларының активистларын бүләкләп, мэр стипендияләрен һәм премияләрен, рәхмәт хатларын һәм дипломнар тапшырачак. Шәһәр администрациясенең яшьләргә әзерләнгән махсус бүләге - “БАНД’ЭРОС” музыкаль төркеменең чыгыш ясавы көтелә. Шәһәрнең “Энерджи” радиостанциясе әзерләгән дискотекасында чаллы яшьләрен Мәскәүдән килгән афроамериканлы диджей Саймон биетәчәк. Бәйрәм кичке унда лазерлы шоу һәм салют белән төгәлләнәчәк.
 
 
Чыганак: http://shahrichalli.ru/tt

Комментарийлар