Логотип «Мәйдан» журналы

23 апрель көнне татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм контроль эш була

23 апрель көнне  татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм контроль эш була.  "И туган тел, и матур тел" исемле контроль эш, татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрел...

23 апрель көнне  татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм контроль эш була.  "И туган тел, и матур тел" исемле контроль эш, татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрелә.
kontr
Белемегезне тикшереп карау һәм татар теле буенча бөтендөнья онлайн контроль эштә катнашу өчен http://tattest.ru/рәсми сайтында теркәлергә кирәк. Инде 208 кеше теркәлгән дә. Контроль эшкә 11 көн 10 сәгать чамасы вакыт калган.
Биремнәр берничә сораудан тора, алар татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карау мөмкинлеген бирә. Контроль эшне яза башлаганчы, сынау рәвешендәге тестларны үтәп була.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар