Логотип «Мәйдан» журналы

2020 елда Татарстанда 4 меңнән артык гаилә яңа туган балага бүләк алачак

Киләсе елдан башлап Татарстанда гаиләдә яңа туган балаларга кирәк-яраклар комплектын бүләк итәчәкләр. Программа Татарстанда даими яшәүче гаиләләргә кагылачак, аларның бер кешегә уртача кереме яшәү мин...


Киләсе елдан башлап Татарстанда гаиләдә яңа туган балаларга кирәк-яраклар комплектын бүләк итәчәкләр. Программа Татарстанда даими яшәүче гаиләләргә кагылачак, аларның бер кешегә уртача кереме яшәү минимумы күләменнән артмаган булырга тиеш. Бу турыда Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова искәртте.


0128

«Рөстәм Миңнеханов 2020 елдан керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләрдә яңа туган балалар өчен мондый тартмалар бүләк итү турында карар кабул итте. Анда урын-җир әйберләре, памперслар, кием-салым, ванна комплекты, одеял, порошок, сабын, комбинезон, киез итекләр һәм башка әйберләр керә. Бөтен продукция республика предприятиеләрендә эшләнгән», — дип сөйләде министр.


Яңа ярдәм чарасын 4 мең 415 кеше алыр дип көтелә, Татарстан Республикасы бюджетыннан бу максатларга елына 39 млн сумнан артык акча җибәрү планлаштырыла.


Яңа ярдәм чараларын алучыларның берсе Казаннан Тәлгать һәм Алия Насыйбуллиннар гаиләсе булачак. Киләсе елда аларның гаиләләре ишәячәк, ә хәзер гаиләдә ике бала — тугыз яшьлек Радель һәм биш яшьлек Ралина үсә.


«Бу безнең өчен бик файдалы һәм кирәкле әйберләр. Кышкы комбинезон — безнең өчен зур ярдәм. Хәзер памперслар бик кыйммәтле — безгә барысы да кирәк булачак. Мин гаиләдә бер кешегә уртача керем күләме турында белешмә бирәм һәм бу документ белән безгә бу комплектны бирәчәкләр», — дип сөйләде Алия Насыйбуллина.


Бала табу урынында бүләк комплекты алу өчен Республика матди ярдәм үзәгеннән (компенсация түләүләре) гаиләнең уртача кереме күләме турында белешмә алып бирергә кирәк булачак.

 
Фото: Татар-информ

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар