Логотип «Мәйдан» журналы

2019 елда Чаллыда бюджет тармагында эшләүче меңгә якын кеше яңа фатир алачак

2019 елда Чаллыда социаль ипотека программасы буенча төзелгән өч күпкатлы йорт файдалануга тапшырылачак. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.Бюджет тармагында эшләүче меңгә якын кеше 63/11, 63...

2019 елда Чаллыда социаль ипотека программасы буенча төзелгән өч күпкатлы йорт файдалануга тапшырылачак. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.


dsc_2028


Бюджет тармагында эшләүче меңгә якын кеше 63/11, 63/12 һәм 63/15нче күпкатлы йортлардан фатирлар алачак.
«Барлык йортлар да югары әзерлек дәрәҗәсендә», - дип хәбәр итте архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе башлыгы Ильмир Исхаков.
Быел 63 нче микрорайонда шулай ук 340 урынлы яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак. Чаллыда 3496 гаилә торак шартларын яхшырту өчен чиратта тора.
 
Фото: http://nabchelny.ru


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/14/178756/

Комментарийлар