Логотип «Мәйдан» журналы

2018 елның иң беренче Сабан туе үтте

15 апрельдә Көньяк Австралия башкаласы Аделаида шәһәрендә быелгы иң беренче Сабантуй үтте. Дөньяның бу кыйтгасында хәзер җәй үтеп барганлыктан, бу бәйрәм апрель уртасында көз җиткәчрәк үткәрелде....

15 апрельдә Көньяк Австралия башкаласы Аделаида шәһәрендә быелгы иң беренче Сабантуй үтте.
 
Дөньяның бу кыйтгасында хәзер җәй үтеп барганлыктан, бу бәйрәм апрель уртасында көз җиткәчрәк үткәрелде. Австралиядә яшәүче милләттәшебез Сафия Вәлиефф хәбәр иткәнчә, бәйрәмне Аделаида хакимияте рөхсәте белән шәһәр паркында биредәге татар-башкорт җәмгыяте оештырган. 14 апрельдә аерым бинада үткән концертта Казан кунагы, татар яшьләре чыгыш ясаган.
Якшәмбе көнне шәһәр паркында үткән Сабан туенда хакимият вәкилләре, татар-башкортлардан кала тагын уйгур, үзбәк, рус җәмгыятьләре вәкилләре катнашкан. Җыелган халык алдында Татарстан мәдәният министры юлламасы белән махсус җибәрелгән таланты артист Айдар Сөләйманов, Аделаида татар яшьләре, якшәмбе мәктәбе балалары, яшьләрнең «Ак калфак» төркеме чыгыш ясаган. Монда оештырылган спорт ярышларында, уеннарда җиңүчеләргә яхшы бүләкләр бирелгән. Кояшлы-яңгырлы бу көнне Австралиядәге Сабан туе бик матур үткән.
Казан кунагы Айдар Сөләйманов Аделаида Сабан туеның иң популяр кешесе булып танылган.
 
 
 
Римзил Вәлиев

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

 

Комментарийлар