Логотип «Мәйдан» журналы

2018 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр өчен түләү артачак

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 2018 елның 1 июленнән 4,2 процентка артачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт к...

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 2018 елның 1 июленнән 4,2 процентка артачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында билгеле булды.
034 Фото: prav.tatarstan.ru
Төп доклад белән комитет рәисе Марат Зарипов хисап тотты. Аның әйтүенчә, 2018 елның 1 гыйнварыннан гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен арттыру каралмаган.
Быел беренче яртыеллыкта табигый газга бәя - куб.м. өчен 5,48 сум (НДС белән). 2017 елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда, ул артмаган. Монополиягә каршы федераль хезмәт тариф буенча карарларны кабул иткәннән соң, Дәүләт комитеты халык өчен газга бәяләрне билгеләячәк. 2018 елның 1 нче июленнән түләү күләме 3,4 проценттан да күбрәккә артмаячак. 2018 елның 1 июленнән электр энергиясенә тариф Монополиягә каршы хезмәт билгеләгән минималь дәрәҗәдә кабул ителгән, бәя арту 3,6 процент күләмендә һәм кВт/сәг өчен 3,69 сумны тәшкил итә.
“Шәһәр торак пунктларында аерым тәртиптә стационар электр плитәләре һәм электр белән җылыту җайланмалары белән җиһазланган йортларда яшәүчеләр өчен, шулай ук авыл торак пунктларында яшәүче халык өчен тарифлар мөмкин кадәр түбән булганча - 0,7 коэффициент белән билгеләнгән”, - дип белдерде Марат Зарипов.
Республика буенча җылылык энергиясенә тарифларның күтәрелүе шулай ук уртача 4,2 процент дәрәҗәсендә. Ул 1699, 86 сум/Гкал булачак.
Су белән тәэминат өчен 1 июльдән куб.м. өчен 24,45 сум түләргә туры киләчәк (беренче яртыеллык белән чагыштырганда, 3,5 процентка арткан). Юынтык суларны урамга агызган өчен 1 нче июльдән тариф куб.м өчен 17,93 сумны тәшкил итәчәк. Беренче яртыеллыкка караганда, тариф 3,7 процентка арта.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар