Логотип «Мәйдан» журналы

2016 елгы олимпия уеннарында катнашачак Россия җыелмасы 40 кешедән генә торырга мөмкин

Халыкара олимпия комитеты (МОК) 2016 ел олимпия уеннарында катнашачак Россия җыелмасын 40 кешегә калдырырга мөмкин. Бу хакта The Telegraph яза.24 июнь көнне МОК Россия җыелмасын Риодагы Олимпиадага ке...

Халыкара олимпия комитеты (МОК) 2016 ел олимпия уеннарында катнашачак Россия җыелмасын 40 кешегә калдырырга мөмкин. Бу хакта The Telegraph яза.
regnum_picture_1465990907273094_normal
24 июнь көнне МОК Россия җыелмасын Риодагы Олимпиадага кертү турында карар кабул иткән иде. Ләкин кайсы спортчылар барасын халыкара спорт федерацияләре хәл итәргә тиеш диелде. Сайлау өчен төп шарт - спортчының "допинглы хәлләрдә" катнашмавы.
МОК бәйсез эксперттан "тиешенчә кырыслыкка туры килмәгән" антидопинг тикшерүе узган Россия спортчыларының исемлеген сораган. "Чистарту" нәтиҗәсендә Россия җыелмасында нибары 40 кеше калырга мөмкин.
МОК карары нигезендә Олимпиадага җиңел атлетларның бармаячагы инде билгеле. Аларны уеннардан читләштерү турындагы карарны Җиңел атлетика федерацияләренең Халыкара ассоциациясе кабул итте.
 
 

Комментарийлар